Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда барлык бөртекле һәм кузаклы культураларның 53 проценты җыеп алынды

Ындыр табаклары һәм Каратун ашлык кабул итү предприятиесенә көн саен 1500 тонна ашлык китерелә, уртача 600-900 гектарда урак, терлек азыгы әзерләү эшләре башкарыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча (11 августка) барлык мәйданның 16860 гектарыннан 40126 тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Район буенча бер гектардан...

Ындыр табаклары һәм Каратун ашлык кабул итү предприятиесенә көн саен 1500 тонна ашлык китерелә, уртача 600-900 гектарда урак, терлек азыгы әзерләү эшләре башкарыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча (11 августка) барлык мәйданның 16860 гектарыннан 40126 тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Район буенча бер гектардан уртача уңыш - 23,8 центнер. Арышның бер гектарыннан 26,0 центнер, көзге бодайдан 21,5 центнер, арпадан 29,0 центнер, борчактан 11,5 центнер уңыш җыела. Басуларда 50 комбайн эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев