Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда бүген терлек азыгы хәзерләү кызу темпларда бара

Авыл эшчәннәре көнне-төнгә ялгап, сыйфатлы азык хәзерләү өчен бар тырышлыкларын куялар. Район буенча 74 мең тонна сенаж салынырга, 7400 тонна печән хәзерләнергә тиеш. Бүгенге көнгә 15000 тонна сенаж, 2300 тонна печән, 42 тонна яфраказык хәзерләнгән. - Бүген барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылды. Техника җитәрлек. Хезмәтчәннәр эшне җаваплылык тоеп...

Авыл эшчәннәре көнне-төнгә ялгап, сыйфатлы азык хәзерләү өчен бар тырышлыкларын куялар.

Район буенча 74 мең тонна сенаж салынырга, 7400 тонна печән хәзерләнергә тиеш. Бүгенге көнгә 15000 тонна сенаж, 2300 тонна печән, 42 тонна яфраказык хәзерләнгән.

- Бүген барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылды. Техника җитәрлек. Хезмәтчәннәр эшне җаваплылык тоеп башкаралар. Норматив буенча бер мең тонна сыйдырышлы базга сенаж 2-3 көндә салынырга тиеш. Шулай булганда гына ул сыйфатлы булачак, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Йомралы бүлекчәсендә эш тулы куәтенә бара. "Козлятник" үләненнән бер базны тутырып куйганнар инде. Хәзер 205 гектарлы люцерна җиренә күчкәннәр. Кыр белән ферма арасын "КамАЗ"ларда Илгизәр Кәшәфетдинов, Рафис Сафиуллин, Әсгать Закиров, Илгизәр Шәйхетдинов, Фәнис Яруллин һәм башка транспортчылар бик җитез урыйлар. Исәп-хисапта Дилүс Фәтхуллин, Әнәс Җиһангиров бик төгәл икән. Баз янында барысы да мәж киләләр. Биредә бернинди тоткарлык юк, һәркем үз эшен белеп башкара.

- Бер сменага тагылма арба белән 10-13әр рейс ясыйм. Печән чабу һәм тураткычларында Румил Тимергалиев белән Илфат Әхмәтҗанов бик җитезләр, бер минут та тик тотмыйлар. Люцернаның чыгышы бик әйбәт, аяз көннең кадерен белеп эшлибез. Җитәкчеләр дә яныбызда еш булып хәлебезне сорашып торалар. Җимерелмичә, хәвеф-хәтәрсез генә эшләргә язсын, - ди тәҗрибәле шофер Илгизәр Кәшәфетдинов.

Кырдан кайткан массаны "МТЗ-1221" тракторларында Айрат Исмәгыйлев, Фәнил Шаһиев, "Амкадор"да Рамазан Гашыйгуллин эттереп, тигезләп таптатып торалар.

Бригадир Илдус Галиәкбәров та эш барышыннан канәгать.

- Ике сменага 400 тонна сенаж салына. Алдагы елларда 4 баз сенаж хәзерли идек. Быел да сынатмаска исәбебез. Бүгенгә 120 тонна печән хәзерләнде. Биш агрегат төргәкләүдә эшли. Шулай ук 5200 данә люцерна, 5300 данә кычыткан, 2400 данә яфраказык көлтәчекләрен дә киптерергә элеп куйдык, - ди ул.

Әлмәндәр бүлекчәсендә дә азык басуларында эш гөрләп бара. Борнаш бригадасында 3 мең тонна сыйдырышлы бер баз сенаж салганнар. Биредә эшләгән печәнчеләр Күккүз бригадасына күчкән. Чөнки вакыт кадерле, люцерна өлгереп тора.

- Шундый өлгер, үз хезмәтләрен белеп башкаручы механизатор егетләр булганда терлек азыгыбыз мул булыр. "Ягуар"да Фирдүс Хәертдинов, Илмас Нәбиуллин, "Магдон"да Райман Нәбиев, Илдар Заһиров, "КамАЗ"да Зөфәр Гарифуллин, Зөфәр Шакиров, Расыйм Гыйбадуллин, Азат Ситдиков, Фәнис Ваһапов, Әсгать Җамалиевлар үз хезмәтләренең чын осталары. Базда үлән массасын эттереп, таптатып торучы тракторчылар Әнвәр Сәгытдинов, Илдар Шәвәлиев, әтиле-уллы Рафаэль һәм Руслан Нуруллиннар эшенә сокланмый мөмкин түгел. Бу көчле бригада белән уңышларыбыз шактый булыр әле, - ди бүлекчә җитәкчесе Айдар Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев