Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда бүген Хәтер һәм матәм көне

22 июньдә миллионлаган кешеләрне бәхетсез иткән сугыш башланганга 74 ел тулды. 1941 елның 22 июне алып килгән бәлане, хәсрәт-фаҗигане сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Һәр ел саен Батырлар Мемориаль комплексы янында Хәтер һәм матәм көне зурлап билгеләп үтелә. Мемориаль комплекс янында узган һәр чара башланыр алдыннан бирегә килүче яше-карты...

22 июньдә миллионлаган кешеләрне бәхетсез иткән сугыш башланганга 74 ел тулды. 1941 елның 22 июне алып килгән бәлане, хәсрәт-фаҗигане сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Һәр ел саен Батырлар Мемориаль комплексы янында Хәтер һәм матәм көне зурлап билгеләп үтелә. Мемориаль комплекс янында узган һәр чара башланыр алдыннан бирегә килүче яше-карты иң элек исемлектән якыннарын барлый. Бу юлы да шулай булды, өлкәннәр күз яшьләре аша шул дәһшәтле көнне искә төшерделәр, хатирәләрен яңарттылар.

Мәйданда мәңгелек ут яна. Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр, ветераннар мәңгелек ут янына чәчәкләр салгач митинг башланып китте.

Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз чыгышында бу дәһшәтле сугыш китергән хәсрәт, югалтуларны сөйләде.

- Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам иткән. Шушы дәвердә миллионлаган ватандашларыбыз һәлак булган, яраланган. Исән-сау кайткан ветераннарыбыз сафлары да сирәгәя бара. Кадерлик, хөрмәтлик аларны. Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын. Яшьләребез тынычлыкның кадерен белеп үссеннәр, - диде ул.

Шул дәһшәтле көннәрне хәтерләрдә яңартып Залп тавышы яңгырады.

Митингта катнашкан сугыш ветераннары да үз теләкләрен җиткерделәр. Хәрби бурычларын намус белән үтәп кайткан райондашлар исеменнән Ындырчы егете Фәнис Гафиятуллин сөйләде.

- Ил алдындагы бурычымны үтәп исән-имин туган авылыма кайттым. Апас егетләре кайда гына хезмәт итсәләр дә, сынатмыйлар. Рәшид Нәҗипович, безне армиягә изге теләкләрегез белән озаткан идегез, ул көн һаман хәтердә. Рәхмәт, барыгызга да. Без киләчәктә дә ышанычыгызны акларбыз, - диде Фәнис.

Чыгышлар сугыш турындагы җырлар белән аралашып барды.

Тыныч булсын илем-күгем, тыныч яшәсен һәркем! Митингтан һәркем шул изге теләк белән таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев