Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда "Сак булыгыз, мошенниклар!” республика акциясе бара

16 марттан "Сак булыгыз, мошенниклар!" республика акциясе старт алды. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Халык арасында аңлату эшләре даими алып барылуга карамастан, районда алдакчылар тозагына эләгүчеләр очрап тора. - Җинаятьчеләр ешрак пенсионерларны, инвалидларны, ветераннарны үзләренә корбан итеп сайлый. Шулай да алданучылар арасында яшьләр дә бар. Акциянең төп максаты да...

16 марттан "Сак булыгыз, мошенниклар!" республика акциясе старт алды. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Халык арасында аңлату эшләре даими алып барылуга карамастан, районда алдакчылар тозагына эләгүчеләр очрап тора.

- Җинаятьчеләр ешрак пенсионерларны, инвалидларны, ветераннарны үзләренә корбан итеп сайлый. Шулай да алданучылар арасында яшьләр дә бар. Акциянең төп максаты да - алдау юлы белән чит мал-мөлкәткә, акчага ия булучыларның, ягъни мошенникларның юлына аркылы төшү, аңлату эшләрен көчәйтү, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

Халыкка аң булырга, беркатлыланып, мөрәҗәгать иткән һәркемгә ышанмаска киңәш итә хокук сакчылары. Телефоннан яки өйгә килеп, хокук саклау органы яки радиостанция вәкиле, кәрәзле элемтә операторы буларак, туган-тумача, таныш-белеш исеменнән сүз йөртә икән, бу мәгълүматның чынлыгын шалтыратып белешү мөһим, таныш булмаган затлар акча сорап SMS, ММS җибәрә яки элемтәгә чыгып акча даулый икән - ышанмагыз, куркытуларын чынга алмагыз, югалып калмагыз.

Акча белән бәйле һәр эшне кат-кат тикшереп кенә башкарыгыз!

Мошенниклар нинди генә хәйлә уйлап тапмыйлар. "Очсызга" товар сату, бәйрәм ташламалары тәкъдим итү, бозык чыгару, кич кунарга керү тәкъдиме белән йөрүчеләр дә бар. Шулай ук мобиль банк һәм кәрәзле телефон аша алданучылар турында да еш сөйләнә.

Фото:http://www.krassever.ru/articles/incidents/criminal/38671/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев