Районда салкын тидереп авыручылар саны кискен арткан
Соңгы вакытларда тирә-күрше төбәкләрдә грипп авыруы таралу турында күп сөйләнә. Үзәк хастаханәдән белдерүләренчә, районда әлегә грипп очрагы теркәлмәгән. Ләкин салкын тидереп авыручылар саны кискен арткан. Мисал өчен, бер атна элек вируслы салкын тию һәм температура күтәрелүдән зарланып 8 кеше мөрәҗәгать иткән булса, соңгы атнада авыручылар 17гә җиткән. Аның дүртесе -...
Соңгы вакытларда тирә-күрше төбәкләрдә грипп авыруы таралу турында күп сөйләнә. Үзәк хастаханәдән белдерүләренчә, районда әлегә грипп очрагы теркәлмәгән. Ләкин салкын тидереп авыручылар саны кискен арткан. Мисал өчен, бер атна элек вируслы салкын тию һәм температура күтәрелүдән зарланып 8 кеше мөрәҗәгать иткән булса, соңгы атнада авыручылар 17гә җиткән. Аның дүртесе - балалар.
Гриппны салкын тиюдән ничек аерырга соң? Ул нәрсәсе белән куркыныч? Бу хакта сөйләвен үтенеп, район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Гөлсинә Гайнуллинага мөрәҗәгать иттек:
- Гриппның төп билгесе булып, тән температурасының кинәт күтәрелүе санала. Шулай ук туңып калтырау, хәлсезлек, чамадан тыш ару хисе күзәтелә. Мускулларда, очлыкларда, корсакта, күз алмаларында авыртулар барлыкка килә, борын аша сулау авырлаша. Катлаулы очракларда борыннан кан китүләр, көзән җыерулар, кыска вакытка аң югалтулар да булырга мөмкин. Бу вакытта катгый рәвештә урында яту киңәш ителә. Вируслы салкын тиеп авыру очракларында борыннан су, күз яше ага. Ләкин кешенең аякта йөрерлек хәле була, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев