Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда төзелеш эшләре бар көченә бара

Салкын кыш айлары баруына карамастан, районда төзелеш эшләре бар куәтенә бара. Төзелеш мәйданнарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин үзе булып чыкты. Район башлыгы Әнәле авылында төзеләчәк күп функциялә үзәк белән танышып чыкты. Буаның төзелеш идарәсе директоры Рафаэль Низамов сүзләренә караганда монда мәктәп белән балалар бакчасы урын алачак. "Без инде Апас районында...

Салкын кыш айлары баруына карамастан, районда төзелеш эшләре бар куәтенә бара. Төзелеш мәйданнарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин үзе булып чыкты.

Район башлыгы Әнәле авылында төзеләчәк күп функциялә үзәк белән танышып чыкты. Буаның төзелеш идарәсе директоры Рафаэль Низамов сүзләренә караганда монда мәктәп белән балалар бакчасы урын алачак. "Без инде Апас районында күп объектлар төзедек. Мона инде хәзер шушы күп функцияле объектка тотындык. Аның инде үзенең спорт мәйданчыклары да булачак. Төзелешне җәйгә кадәр тәмамларбыз дип ышанып калабыз", - диде ул.

Рәшид Заһидуллин шулай ук сабантуй мәйданы янындагы күлдә барган эшләр белән дә танышты. Бүгенгесе көндә монда күлнең төбен агач һәм куаклардан арындыру бара. Бәйрәм вакытларында әлеге күлдә катамараннар һәм көймәләр белән халыкны ял иттерү урыны булачак.

Район башлыгы Заготзерно бистәсендә төзелүче объектны карады. КДМ 201 заводы белән танышты. Әлеге объектта монтаж эшләре бара. мастер Дмитрий Машин сүзләренә караганда, бу завод сәгатенә 80 мең тонна асфальт чималы җитештерәчәк. Объектны сафка бастыру һәм эшләтеп җибәрү шулай ук май ае ахырына планлаштырылган.

Айрат Аминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев