Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда янгынга каршы көчле режим кертелде

Әйе, чыннан да гыйбрәтле хәлләр күз алдында. "Бездә, миндә бу хәл булмас" дип беркем дә гарантия бирә алмый. Янгын куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев тирә-якта булган күңелсез вакыйгалар турында тетрәнеп сөйләде. "Кар эреп бетү белән кайбер райондашлар коры үлән, яфрак, чүп-чарны тизрәк ягу ягын карыйлар. Менә шуннан чыга да...

Әйе, чыннан да гыйбрәтле хәлләр күз алдында. "Бездә, миндә бу хәл булмас" дип беркем дә гарантия бирә алмый. Янгын куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев тирә-якта булган күңелсез вакыйгалар турында тетрәнеп сөйләде. "Кар эреп бетү белән кайбер райондашлар коры үлән, яфрак, чүп-чарны тизрәк ягу ягын карыйлар. Менә шуннан чыга да инде янгыннар. Өмәләрдә, шәхси йорт тирәләрендә беркем дә төтен чыгарырга тиеш түгел. Бу чүп-чарлар махсус урынга түгелергә, томаланырга тиеш", - диде. Шулай ук һәр йорт капкасында янгынга каршы кирәкле инвентарьлар булырга тиешлеген дә искәртте. Биредә үрнәк итеп Тутай авыл җирлеген күрсәтте. Элек авылларда чаңнар була иде. Авыл уртасындагы баганага эленгән чаңны янгын булганда кагып кешеләрне кисәтәләр, ярдәмгә чакыралар иде. Инспектор чаңнар кирәклеген дә искәртте.

Бала-чаганың ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан күңелсез хәлләр дә шактый. Бу чорда аларга да аеруча игътибарлы булырга кирәк. Өлкәннәр шашлык пешергәндә бер читтә аунап яткан шырпы балалар кулына эләгергә бик мөмкин бит.

Авылларда кичке кизү тору, патрульләр булдыру да көнүзәк мәсьәлә. Махсус билгеләнгән кешеләрнең һәр көн саен төнге сәгатьләрдә авыл урамын әйләнүләре, ферма, хуҗасыз йорт тирәләрен карап, күзәтеп йөрүләре бер дә зыян итмәс.

Район янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков та "Кайда төтен күрәбез, шунда барабыз. Яфрак ягамы, чүпме, штрафы саллы булачак", - дип кисәтте.

Фото:http://tatarchanews.ru/zay/25591/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев