Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда язгы чакырылыш тәмам: 31 яшь апаслы хәрби хезмәткә алынды

Быелгы язгы чакырылыш 1 июльдә тәмамалана, хәрби хезмәткә яхшы әзерлекле, белемле, кулында шофер-механик таныклыклыгы булган 31 яшь апаслыны озаттык,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин. - Армиядән качып йөрүчеләр хәзер гомумән дә юк, яшьләр армиягә барам дип атлыгып торалар. Хәрби хезмәт һәр ир-егет өчен дәрәҗәле һәм кирәкле. Бүген яшьләргә моны бик...

Быелгы язгы чакырылыш 1 июльдә тәмамалана, хәрби хезмәткә яхшы әзерлекле, белемле, кулында шофер-механик таныклыклыгы булган 31 яшь апаслыны озаттык,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

- Армиядән качып йөрүчеләр хәзер гомумән дә юк, яшьләр армиягә барам дип атлыгып торалар. Хәрби хезмәт һәр ир-егет өчен дәрәҗәле һәм кирәкле. Бүген яшьләргә моны бик яхшы аңлыйлар. Мин моңа бик шат. Районыбызда хәрби-патриотик тәрбия алымнары бик үтемле, моңа игътибар елдан-ел арта, шулай булырга тиеш тә! Апаста, авыллардагы һәйкәл-монументлар, постаментларга куелган 8 хәрби машина, пушкалар бер максатка-ил сакчылары әзерләүдә бик нык ярдәм итә.

Быел хәрби хезмәткә озатылучыларның 25 проценты югары белемле булуы белән дә үзенчәлекле. Калган булачак солдатларыбыз да урта һөнәри белемле, димәк, аларга армия хезмәте бик җиңел бирелчәк. Май аенда булачак солдатлар өчен Дәвештә үткәрелгән 3 көнлек хәрби җыеннарда йөздән артык яшүсмер катнашты, бик яхшы әзерлек, чыныгу мәктәбе үтте, яшьләр бик актив һәм бу җыеннарга бик теләп килә.

Апаслы Булат Зиннәтуллин, Денис Сәлахов дуслары, әти-әниләре, туганнары белән саубуллашканда:

-Безнең өчен борчылмагыз, барысы да яхшы булачак, 1 ел ул бик тиз узып китә. Безне көтегез, яхшы хәбәрләрдән аермабыз, Апасыбызга тап төшермичә хезмәт итәргә сүз бирәбез,-диделәр.

-Минем әтием Рушан моряк булып, 3 ел хезмәт иткән, аның үрнәгендә мин дә яхшы ил сакчысы булырмын,-ди Казан авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаган булачак солдат Булат Зиннәтуллин. Туганым Рәмис Һадиев хезмәт иткән Калининградтагы хәрби-диңгез пехотасына барып эләксәм, хыялым чынга ашачак, хәрби хезмәткә ныклап әзерләндем, барысы да яхшы булачак әти-әни!

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев