Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлек Әлмәндәр һәм Зур Күккүз берләшмәләрендә дип билгеләнде

Быелгы язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техника, ындыр табаклары-амбарларда әзерләнгән чәчүлекләрне 17-18 мартта район комиссиясе урыннарга барып кабул итте. Уртача температура +5 градуска җитүне көтмичә чәчүлек орлыкны кузгатып «уяту», һава агымында яңадан калибрлау һәм инкрустацияләүгә керешү турында килештеләр. Бөтен төр номинация буенча язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлек Әлмәндәр һәм...

Быелгы язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техника, ындыр табаклары-амбарларда әзерләнгән чәчүлекләрне 17-18 мартта район комиссиясе урыннарга барып кабул итте. Уртача температура +5 градуска җитүне көтмичә чәчүлек орлыкны кузгатып «уяту», һава агымында яңадан калибрлау һәм инкрустацияләүгә керешү турында килештеләр. Бөтен төр номинация буенча язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлек Әлмәндәр һәм Зур Күккүз берләшмәләрендә дип табылды. Горбунов исемендәге берләшмә әзерлеге икенче, «Апас» берләшмәсе әзерлеге өченче урынга лаек. Чүрибураш бүлекчәсе әзерлеге дә күпләргә ошады.

- Тикшерү-үзара кабул итү вакытында ачыкланган барлык кимчелекләрне төзәтү өчен әле вакыт бар. Апрель башында Казаннан министрлык вәкилләре киләчәк, эшебез кемгәдер күрсәтү өчен түгел, үзебез, быелгы уңыш өчен кирәк,-диде комиссия рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.-16 мартта Буада үткән республикакүләм семинарда район делегациясе танышкан, игенчелектә яңа технология һәм сортлар белән нәтиҗәле эшләүче отачак. Чәчкеч-культивторларны яңабаштан карап-көйләп куярга әле соң түгел. Техника куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау таләпләренә дә быел игътибар артачак.

Комиссия аерым хуҗалыклар, фермерларның быелгы чәчү эшләренә әзерлеге белән дә танышты. «Табар», «Ибраһимов һәм К», Рәхимов исемендәге хуҗалыкларның язга әзерлеге яхшы дип билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев