Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районга Марат Әхмәтов килде

Апаска язгы кыр эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм эш барышы белән таныштырды. Районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Эш ике сменада оештырылган. Горбунов берләшмәсе кырларында игенчеләр көнне-төнгә ялгап эшли....

Апаска язгы кыр эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм эш барышы белән таныштырды.

Районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Эш ике сменада оештырылган. Горбунов берләшмәсе кырларында игенчеләр көнне-төнгә ялгап эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та җитәкче-белгечләр белән нәкъ менә шушы берләшмәнең Югары Балтай авылы янындагы 196 гектарлык көзге арыш кырында очрашты.

- Вертолет белән очып кырларны әйләндек. Уҗымнарыгыз әйбәт. Барлык җирләр дә көздән эшкәртелгән. Яз да матур килде. Апаслылар һәр елны һәрбер эшне ешканлык белән башлап җибәрәләр. Язгы чәчүме, терлек азыгы әзерләү дисеңме, урып-җыю эшеме, барысы да җиренә җиткереп башкарыла. Һәрберегезнең ешканлыгы, эшкә җаваплы каравы күренеп тора. Санаулы гына көннәрдә дә күпме эш башкарылган. Икмәк нигезе бүген салына. Сезнең кебек тырыш, максатчан халыкның өстәле, һичшиксез ипиле булачак, - диде ул. Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде, эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев