Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районның “Ел тәрбиячесе”н билгеләделәр

27 февральдә Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесе узды. Беренче турдан узган сигез тәрбияче - Гөлфруз Фәхретдинова, Зөлфия Шаһиева ("Кояшкай"), Райлә Гайнетдинова, Алия Нуриева ("Салават күпере"), Фирания Зыятдинова ("Гөлбакча", Танай-Турай авылы), Гөлия Баһаутдинова ("Алтын балык", Чурибураш), Алсу Газиева ("Әкият", Азбаба) һәм Сөембикә Галиуллина ("Бәллүки", Әлмәндәр) үзләренең һөнәри...

27 февральдә Апасның "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесе узды. Беренче турдан узган сигез тәрбияче - Гөлфруз Фәхретдинова, Зөлфия Шаһиева ("Кояшкай"), Райлә Гайнетдинова, Алия Нуриева ("Салават күпере"), Фирания Зыятдинова ("Гөлбакча", Танай-Турай авылы), Гөлия Баһаутдинова ("Алтын балык", Чурибураш), Алсу Газиева ("Әкият", Азбаба) һәм Сөембикә Галиуллина ("Бәллүки", Әлмәндәр) үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

"Ел тәрбиячесе - 2015" кә "Кояшкай" балалар бакчасыннан Зөлфия Шаһиева лаек булды.

Икенче урында "Салават күперен"нән Алия Нуриева,

өченче ике урынга "Кояшкай"дан Гөлфруз Фәхретдинова

һәм Чурибураш балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Баһаветдинова

лаек дип табылды. Алар Яшел Үзән шәһәрендә узачак зона бәйгесендә район данын яклаячаклар.

Барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр, призлы урыннарны алучыларга район мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасыннан теплоходта сәяхәт итү өчен путевкалар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев