Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районның Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып печәнгә төште

Язның шифалы яңгырлары, күпьеллык үлән басуларын үзвакытында тырмалау һәм ашлама белән тукландыру нәтиҗәсе буларак, район кырларында үләннәр тигез һәм мул булып өлгерде. Беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре печәнгә төште. Тугыз метрлы ургычлы заманча "МакДон" белән абыйлы-энеле Иршат һәм Айрат Рәхмәтуллиннар эшне Балтай бүлекчәсенең 62 гектарлы печән басуыннан башлап җибәрделәр. Колгына...

Язның шифалы яңгырлары, күпьеллык үлән басуларын үзвакытында тырмалау һәм ашлама белән тукландыру нәтиҗәсе буларак, район кырларында үләннәр тигез һәм мул булып өлгерде. Беренчеләрдән булып Горбунов берләшмәсе хезмәтчәннәре печәнгә төште.

Тугыз метрлы ургычлы заманча "МакДон" белән абыйлы-энеле Иршат һәм Айрат Рәхмәтуллиннар эшне Балтай бүлекчәсенең 62 гектарлы печән басуыннан башлап җибәрделәр. Колгына авылында гомер итүче кыр эшләренә бар күңелен, тырышлыгын биреп эшләүче механизаторлар үз эшләрен яратып һәм төгәл башкаралар. Урта Балтайдан Илсур Шакиров һәм Фиргать Гыйсмәтуллиннар багана төпләрен, ургыч керә алмаган урыннарны чалгы белән чабалар.

- 25 елдан артык мин туган авылымда хезмәт итәм. Кар эри башлагач кырга чыгабыз, кар явып җирне каплагач кына кайтабыз. Башта чөгендер, аннан кукуруз чәчтем, инде менә печәнгә дә төштек. Көннәр матур тора, үләннәр мул, эшлисе генә килеп тора, - диде алдынгы механизатор Айрат Рәхмәтуллин.

"Свияга" агрофирмасы директоры Марат Хәсәнов, Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Кәфил Гыймрановлар тәүлек әйләнәсе кырларда булып, эшне үзвакытында оештыралар.

- Горбунов берләшмәсе буенча 3700 гектарда күпьеллык үлән җыеп аласыбыз бар. Эшне ике сменада оештырдык. Һәрбер терлек башына җитәрлек кышлык азык әзерләү безнең бурыч. Әлеге кырдан соң Дәвеш, Кызыл Тау бүлекчәләренә күчәбез. Күпьеллык үләннәр бик әйбәт, бездән бары тик тырышлык кына таләп ителә, - диде Кәфил Гыймранов.

Шулай ук район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәрдаим кырларда булып, механизаторлар белән очрашып, эш барышы белән якыннан таныша.

- Табигать шартлары яхшы булудан файдаланып калырга кирәк. Эшне ике сменада алып барып, вакытында ашатуны, тиешле ялын оештырып, җыелган печәнне вакытында урнаштырып та барырга кирәк. Бүгенге көндә төп бурычыбыз кышлык терлек азыгы туплау. Шулай ук һәрбер эшчегә игътибар, кызыксындыру чарасы булсын. Механизаторларның тырышлыгы, эш күләменә карап премия буларак бәяләнергә тиеш. Бүгенге көндә төп бурычыбыз кышлык терлек азыгы туплау, - дип ассызыклады район башлыгы.

Уңышлы башланган эшнең нәтиҗәләре дә әйбәт булырга тиеш!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев