Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе апаслыларга тиз арада җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алмаштыру мөһимлеген кисәтә

Октябрь үзенең кырыслыгын күрсәтте. Ямьле, купшы көннәрне кар, бураннар, ачы җилләр алмаштырды. Юллар да әле ак карда, әле бозлавык, ул да түгел, юеш, тайгакка әверелә, шул арада такырланып та куя. Көзге юлларга бик ышанып бетеп булмый. Шуңа күрә дә хәвефсезлекне беренче урынга кую мөһим. Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе тиз...

Октябрь үзенең кырыслыгын күрсәтте. Ямьле, купшы көннәрне кар, бураннар, ачы җилләр алмаштырды. Юллар да әле ак карда, әле бозлавык, ул да түгел, юеш, тайгакка әверелә, шул арада такырланып та куя. Көзге юлларга бик ышанып бетеп булмый. Шуңа күрә дә хәвефсезлекне беренче урынга кую мөһим. Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе тиз арада җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына - энәлеләргә алмаштыру мөһимлеген кисәтә. Чөнки көзге-кышкы чорда һава торышы еш үзгәреп тора, бозлавык юллар хәвеф-хәтәргә китерергә мөмкин. Кичке, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә хәл тагын да катлаулана.

- Тәгәрмәчләрне вакытында алмаштырмау, аларны дөрес куймау, төрле-төрле тәгәрмәчләр белән йөрү һәлакәткә бер адым. Транспорт хуҗаларының төптән уйлый белмәүләре, бүгенге эшне иртәгегә калдырулары, билгеле бер күләмдә акча кызганулары, җавапсызлыклары, ялкаулыклары еш кына корбаннар белән тәмамлана. Көзге-кышкы чорда тизлекне дөрес сайлагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, бозлавык вакытта ерак юлларга чыгудан тыелып торыгыз, - ди юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, сезонара һәм "пеләш" тәгәрмәчләр белән кышкы чорда йөрү, бер үк вакытта энәле һәм энәсез, төрле рәсемле тәгәрмәчләр урнаштыру катгый тыела. Кагыйдәләрне үтәмәү кузгалып китәргә, туктарга, кискен вакытларда идарәне кулга алырга нык комачаулый. "Таләпләр юл сакчыларына очрап, штрафлар түләмәс өчен түгел, халыкның үз иминлеген кайгыртып үтәлергә тиеш. Ни кызганыч, кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә ашыкмаучылар әле дә бар. Сонгы берничә көндә юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Билгеле, монда һава торышының кискен үзгәрүе дә, транспортчының игътибарсызлыгы да сәбәпче", - диләр инспекторлар.

Дөрес, автосервис яннары машиналар белән шыгрым тулы. Тәгәрмәч алмаштыруның мөһимлеген аңлаган шоферлар бу эшкә алынды. Хәвефсезлек үзебезнең кулларда!

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев