Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районыбыз халкы милли гореф-гадәтләребезне саклап яши

Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләрнең шат авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамнарын тутырып Сабан туена бүләк җыялар. Районның һәр авылында бу йола тиешенчә үтәлде. Бизәлгән атларны, милли киемнәрдән киенгән егет-кызларны, мәдәният хезмәткәрләрен күреп, өлкәннәр ерак яшьлекләренә кайтты. Арада кушылып биючеләр, җырлаучылар, яшертен генә күз...

Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләрнең шат авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамнарын тутырып Сабан туена бүләк җыялар.

Районның һәр авылында бу йола тиешенчә үтәлде. Бизәлгән атларны, милли киемнәрдән киенгән егет-кызларны, мәдәният хезмәткәрләрен күреп, өлкәннәр ерак яшьлекләренә кайтты. Арада кушылып биючеләр, җырлаучылар, яшертен генә күз яшен сөртүчеләр дә күп булды. Ләкин, һәркемнең теләге бер һәм изге: еллар имин, уңышлар мул булсын! Хезмәт бәйрәме - Сабантуйлар күңелле узсын!

Апаста гармун моңнары берничә көн рәттән яңгырады, бизәүле атлар, понилар урам буйлап атлады. Һәр хуҗабикә бүләк әзерләп куйган иде. Сөлгеләр, яулыклар колгада урын алды, кайсыберләре чиләккә йомырка салды. Кунакчыл хуҗаларның ишегалдын тутырып биештеләр, җырлаштылар бүләк җыючылар. Мәңге яшь күңелле, картаймас йөрәкле Миләүшә апа Вәлиуллина да җыр-моңнарга кушылмыйча түзә алмады. Фәнзилә апа Насыйбуллина исә яшьләр белән бергә биеп тә алды.

- Бик күңелле вакытлар җитте. Бүген менә йөрәкләргә бәйрәм рухы өстәп бүләк җыярга керделәр. Кыңгыраулы атлар белән Сабантуй каршылаган чаклар искә төште. Бүләк җыю елдан-ел җанлана, милли йолалар кире кайта, шуңа сөенәм, - диде ул мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтен ирештереп.

Шулай ук Гөлназ апа Мөхетдинова да яшьлегендәге җырларны ишетеп, үткәннәрне искә алды. Үзләренә бәйрәм ясаган яшьләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Гөлнур Хәбибуллина һәр ел саен бер сөлге, бер яулык әзерләп, бүләк җыючыларны көтеп тора икән. Ул дәү әнисе традициясен дәвам итеп, быел да колгага беренчеләрдән булып бүләкләрен бәйләвен белдерде. Кем белән генә сөйләшсәң дә, күңеле көр, кәефе әйбәт иде бу көнне. Һәркем сөенечләре белән уртаклашырга, теләкләрен ирештерергә ашыкты.

- Быел Сабантуйны аеруча көтеп алабыз. Игезәк оныкларыбыз белән бергә барачакбыз, - диде Мәдинә апа Гатиятуллина да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев