Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарына медальләр тапшырылды

23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан батырлык, ватанпәрвәрлек үрнәге булган Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасы каһарманнары һәм солдат хезмәте бала хәсрәте китергән гаиләләр Апас мәдәният йортына район башлыгы белән очрашуга килде. Алар һәм райондашлар хозурына бу көнне авыл җирлекләре арасында барган "Җиңү салюты" үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты...

23 февраль - Ватан сакчылары көне уңаеннан батырлык, ватанпәрвәрлек үрнәге булган Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасы каһарманнары һәм солдат хезмәте бала хәсрәте китергән гаиләләр Апас мәдәният йортына район башлыгы белән очрашуга килде. Алар һәм райондашлар хозурына бу көнне авыл җирлекләре арасында барган "Җиңү салюты" үзешчән сәнгать осталары фестиваленең гала-концерты да тәкъдим ителде.

Районда 33 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы кимегәннән кими бара. Очрашуга да бик күпләре килә алмаган иде. Ә очрашканнары күңелләре булганчы сөйләште, аралашты, еракта калган яшьлекләрен, сугышчан юлларын искә алды.

- Без бәйрәм уңаеннан ел саен район үзәгенә җыелабыз. Ел саен үзенчәлекле бер чара тәкъдим итәләр. Менә быел да бәйрәмне онытылмас мизгелләр баетты. Сугыш газапларын үз күзләрем белән күргән кеше буларак, һәр чыгышны карап тетрәнеп утырдым. Ләкин күбрәк яхшыны уйларга тырышып яшим. Рәхмәт зурлаганнары, безнең батырлыкны бәяли белгәннәре өчен, - диде Тәүгелдедән Әгъламетдин абый Билатиев.

Сәхнәдән агылган гармун моңнарын, җырларны йотлыгып тыңладылар, яшьләрнең сәләтенә, аларга мөмкинчелекләр күп булуга сокланып утырдылар өлкәннәр. Олы Бакырчыда яшәүче, әле яңа гына 90 яшьлеген билгеләп үткән Зәйнетдин абый Низамов та очрашуга бик теләп килгән. Ветеран сәхнәдән күзен дә алмады.

- Бүген бар чыгышлар да тынычлык һәм сугыш хакында булды. Азрак ямансуладык та, райондашларның осталыгын күреп шатландык та. Нинди генә талантлар яшеренеп ятмый икән бит авылларда?! - диде аксакал.

Шунысы да үзенчәлекле булды: Бөек Ватан сугышы ветераннарының күкрәкләрендәге медальләр саны тагын бергә артты. Тантана барышында аларга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Район башлыгы өлкәннәрнең һәрберсен җылы тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде, хәлләрен сорашты. Ветераннарга шулай ук район җирлегендә үскән, яз чәчкәләре - тере лаләләр бүләк ителде, күчтәнәч пакетлары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев