Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Республикакүләм ифтарда апаслылар да катнашты

Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. "Казан Арена" стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегә исәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган иде. Әлеге чара республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә уздырылды. Ифтарга...

Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. "Казан Арена" стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегә исәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган иде.

Әлеге чара республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә уздырылды. Ифтарга мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, ятим балалар чакырылган иде. Шулай ук ифтарда сәясәт, җәмгыять һәм республика төбәкләреннән дин вәкилләрен дә күрергә мөмкин булды.

Ифтарның рәсми кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшинны күрергә була иде.

Ифтар мәҗлесендә Апас районыннан да делегация катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев