Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Сабантуй бәйрәме программасы

9.45-10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан. 10.00-10.45 - Бәйрәмне ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан. 10.45-14.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан. 11.00-13.00 - Ат чабышы - ипподром. 10.30-14.00 - Балалар уеннары - балалар мәйданчыгы. 9.00 - 16.00 - Сәнгать осталары концерты - эстрада мәйданы. - Лотерея...

9.45-10.00 - Театральләшкән күренеш - үзәк мәйдан.

10.00-10.45 - Бәйрәмне ачу тантанасы, сабан батырларын тәбрикләү - үзәк мәйдан.

10.45-14.00 - Милли көрәш - үзәк мәйдан.

11.00-13.00 - Ат чабышы - ипподром.

10.30-14.00 - Балалар уеннары - балалар мәйданчыгы.

9.00 - 16.00 - Сәнгать осталары концерты - эстрада мәйданы.

- Лотерея уены, биюләр - бию мәйданчыгы.

- Спорт ярышлары: волейбол, мини-футбол, кул көрәштерү, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тарту, велосипед ярышлары, сикерү, штанга күтәрү - спорт мәйданчыгы.

- Халык уеннары - (чүлмәк вату, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү һ.б) - Үзәк мәйдан.

9.00-15.00 - "Туган авылым" - мәдәни-этнографик мәйдан.

9.00-16.00 - Батут, карусель, паровоз белән сәяхәт итү, буйлы курчаклар - әкият геройлары тамашасы.

11.30 - Парашютчылар төшүе.

9.00-15.00 - Су шарларында йөзү.

Бәйрәмдә сезнең өчен сәүдә оешмалары, шәхси кибетләр, оешмаларның ашханәләре, тәм-том, сувенир-бүләкләр сәүдәсе тәкъдим ителә.

ЛОТЕРЕЯ УЕНЫ

Бию мәйданында лотерея уйнатыла:

Башлана 11.00 сәгатьтә.

1000 билет сатылачак, 10 билетның берсе отышлы.

Билет бәясе - 100 сум.

Билетларны үзәк китапханәдән, авыл китапха¬нәләре мөдирләреннән сатып алу мөмкин. Нәтиҗәләр шулай ук «Йолдыз» газетасында бастырыла һәм район сайтына куелачак.

СӘНГАТЬ ОСТАЛАРЫ КОНЦЕРТЫ

Эстрада мәйданы - 9.00 - 16.00 сәгатькә кадәр.

Авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Чыгыш ясау өчен һәр коллективка 30 минут вакыт бирелә.

Махсус оештырылган комиссия нәтиҗәләр чыгарачак, урыннар бирелә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

ХАЛЫК УЕННАРЫ

Үзәк мәйдан - 11.00-16.00 сәгатькә кадәр

Чүлмәк вату, колгага менү, капчык сугыш, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, кыршау әйләндерү, катыктан акча эзләү, таякка җеп чорнау, авыш колгага менү.

БАЛАЛАР УЕННАРЫ

Балалар мәйданчыгы - 9.00-14.00 сәгатькә кадәр.

Капчык сугышы, йомырка ташу, таяк тарту, күз бәйләп бүләк кисү, җеп җыю, капчык киеп йөгерү, скакалка белән сикерү һ.б.

МИЛЛИ КӨРӘШ

Регистрация - 9.00 сәгатьтән.

Сабан туенда көрәш мәйданында ярышлар түбәндәге үлчәү категорияләре буенча үтәчәк.

Мәктәп балалары арасында 50 кг, 60 кг һәм 60 кгнан югары.

Татарча көрәш элеккеге еллар кагыйдәсе буенча үтәчәк. Сабан туеның батырлары булып үзебезнең районда эшләп төрле ярышларда катнашып район данын яклаган көрәшчеләр генә кала ала. Шуңа күрә, кайтып көрәшүчеләр 2-3нче урын өчен генә көрәшә алалар, 1нче урын өчен дәгъва кыла алмыйлар.

Олылар арасында 60 кг, 70 кг, 80 кг һәм аннан югары булган категориядәге көрәшчеләр катнашачак. Яшьләр һәм олылар арасында абсолют батырларга кыйммәтле приз һәм Сабан туеның иң зур бүләге - тәкә биреләчәк.

АТ ЧАБЫШЫ

Регистрация - 7.00 - 9.00 сәгатьләрдә.

Башлана 11.00 сәгатьтә.

1. Нәселле атлар чабышы.

2. Эш атлары чабышы.

3. Понилар чабышы.

Финал чабышлары:

1. Нәселле атлар чабышы.

2. Эш атлары чабышы.

13.30-14.00 - бүләкләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев