Сабантуйлар котлы булсын
Искиткеч гүзәл, күңелле һәм зур бәйрәм ул - Сабан туе. Ата-бабаларыбызның казанышлары һәм замандашларыбызның уңышлары белән горурланып яшәүче халкыбызның тырыш, намуслы хезмәттән соң бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигезендә икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-татулык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән классташларны, авылдашларны очраштыра. Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Барыгызны да татар...
Искиткеч гүзәл, күңелле һәм зур бәйрәм ул - Сабан туе. Ата-бабаларыбызның казанышлары һәм замандашларыбызның уңышлары белән горурланып яшәүче халкыбызның тырыш, намуслы хезмәттән соң бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигезендә икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-татулык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән классташларны, авылдашларны очраштыра. Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Барыгызны да татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе белән кайнар котлыйм. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләгезгә татулык, ил-көнгә тынычлык телим. Табыннарыбыз мул булсын, икмәкләребез уңсын, җиһанда татулык хөкем сөрсен. Сабантуй котлы булсын!
Рәшид Заһидуллин,
муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев