Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Сак булыгыз: районда ачык сулыкларда рәсми рөхсәт ителгән су коену урыннары юк

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы кече елга суднолар федераль күзәтчелеге Үзәгенең Кама Тамагы участогы инспекциясе хәбәр итте. Дәүләт инспекторлары әйтүенчә, Кама Тамагы участогында 895 данә кече үлчәмле, моторлы елга көймә-катерлар, катамаран, җилкәнле кече суднолар, су мотоцикллары һ.б. теркәлгән. Участок инспекциясе хезмәткәрләре Кама Тамагы, Апас, Буа,...

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы кече елга суднолар федераль күзәтчелеге Үзәгенең Кама Тамагы участогы инспекциясе хәбәр итте. Дәүләт инспекторлары әйтүенчә, Кама Тамагы участогында 895 данә кече үлчәмле, моторлы елга көймә-катерлар, катамаран, җилкәнле кече суднолар, су мотоцикллары һ.б. теркәлгән. Участок инспекциясе хезмәткәрләре Кама Тамагы, Апас, Буа, Тәтеш, Спаск, Чүпрәле районнарына хезмәт күрсәтәләр. Дәүләт теркәвендә Апастан да 4 көймә исәпләнә. Теркәлү узмыйча, техник карару үтмичә файдаланылучы көймә-катер, су мотоцикллары хуҗаларына закон нигезендә җәза каралган. Су коену урыннары халәтен дә шушы инспекторлар тикшереп чаралар күрергә хокуклы. Алар сүзләренә караганда, Кама Тамагы инспекция участогы карамагындагы бер генә районда да, шул исәптән Апаста да, тиешенчә җиһазланган, дәүләт рөхсәт иткән, лицензияле су коену урыннары булдырылмаган.

Бу көннәрдә ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгы кече елга суднолар федераль күзәтчелеге Үзәгенең Кама Тамагы участогы инспекциясе җитәкчесе Нияз Нуриев белән дәүләт инспекторы визиты Илһам Вәлиев хәбәр районга тикшерү визиты белән килделәр. Алар районыбыз елга-күлләре, буалар белән таныштылар. Апастагы "Дулкын", "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге бассейннары җитәкчеләре, биредәге хезмәткәрләр һәм йөзү белән шөгыльләнүчеләр белән очраштылар. "Зөя" дә ял итүче балалар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирделәр һәм махсус чаралар үткәрделәр, буклет-листовкалар тараттылар. Балаларга алар күрсәткән видеофильм да да бик ошады.

- Су коену тәнгә җиңеллек бирсә дә, куркыныч тудыручы ял итү чарасы булып санала. Республикада һәр җәйдә суга батып үлүчеләр саны арта, быел да шулай. Апас районы әлегә безнең "кара" исемлектә юк һәм беркемгә дә аңа керергә язмасын! Кызу көннәр башланды, балалар су ярларына ашыга, аларны олылар озатуыннан башка сулыклар янәшәсенә җибәрергә ярамый, - дип кисәтәләр инспекторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев