Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Салават күпере“ балалары янына юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары килде

Бүген Апас "Салават күпере" балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалар юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән очраштылар. Балалар тәрбияче апалары белән Казан шәһәренә сәяхәт кылу күренешен күрсәттеләр. Юлда очраган һәр юл билгесен аңлатып шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр башкардылар. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары каршында да югалып калмадылар. Һәр сорауга төгәл җавап бирделәр. Биредә...

Бүген Апас "Салават күпере" балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалар юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән очраштылар. Балалар тәрбияче апалары белән Казан шәһәренә сәяхәт кылу күренешен күрсәттеләр. Юлда очраган һәр юл билгесен аңлатып шигырьләр сөйләделәр, җыр-биюләр башкардылар. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары каршында да югалып калмадылар. Һәр сорауга төгәл җавап бирделәр. Биредә катнашкан "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең Буа районы пропаганда бүлеге җитәкчесе Анна Сергудаева һәм район юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Марат Хөснетдинов балаларга имин юллар теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев