Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Салават күпере” нәниләре әниләрен зурлады

Бүген "Салават күпере" балалар бакчасысының уртанчылар төркеменә йөрүче нәниләр әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бу төркемдә мондый зур бәйрәм әле беренче генә үтә. Шуңа да әниләр бераз дулкынлану да кичерделәр. Ә нәниләр бер-бер арты үзләренең кадерлеләренә багышланган матур шигырьләр сөйләделәр, аларга багышлап җырлар, биюләр башкардылар. Хәтта татарча "Шалкан", рус телендә "Теремок"...

Бүген "Салават күпере" балалар бакчасысының уртанчылар төркеменә йөрүче нәниләр әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бу төркемдә мондый зур бәйрәм әле беренче генә үтә. Шуңа да әниләр бераз дулкынлану да кичерделәр. Ә нәниләр бер-бер арты үзләренең кадерлеләренә багышланган матур шигырьләр сөйләделәр, аларга багышлап җырлар, биюләр башкардылар. Хәтта татарча "Шалкан", рус телендә "Теремок" әкиятләрен дә сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Төркемдә барлыгы 28 бала тәрбияләнә. Бакча бинасы төзекләндерү эшләреннән соң тагын да яктырып, нурланып киткән. Группалар бик җылы, якты. Тәрбияче апалары Ләйсән Әхмәтшина белән Светлана Сираҗева балаларны каршы алып, көнозын алар белән мәж килеп, тәрбия чаралары үткәреп, кичен исән-имин әти-әниләренә тапшыралар. Кече тәрбияче Дания Вәлиуллина исә көнозын алар артыннан җыештырып, группадагы һәр почмакны сыптырып, балаларны тәмле ашлар белән сыйлый.

- Аллага шөкер, нәниләребез хәзер күзгә күренеп үсеп киләләр. Әле кайчан гына телләре дә ачылып бетмичә бакча ишеген ачып кергән иделәр бит. Бүгенге көндә күпме шигырьләр, җырлар беләләр. Хәзер инде рус, татар телләрендә занятиеләребез үтә. Алар бик теләп катнашалар. Балаларыбыз бик матурлар, акыллылар. Исән-сау гына булсыннар. Без аларны бик яратабыз - диләр алар.

Бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева да килгән әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. - Нәниләрегез өчен бер дә борчылмагыз. Алар көнозын ышанычлы кулларда. Рәхәтләнеп уйныйлар, ашыйлар-эчәләр, тәрбия алалар,- диде ул.

Ә әниләрнең күңелләре шатлык, горурлык хисе белән тулды. Алар нәниләренә карап сокландылар, хәтта күзләрен дә сөртеп куйдылар.

- Бакчабыз, тәрбияче апаларыбыз! Исән-сау гына булыгыз! Сезгә зур сабырлык белән эшләргә язсын. Барлык әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт сезгә,- дип йөрәгеннән чыккан теләкләрен җиткерде яшь әни Ләйсән Акберова.

Чыннан да бала чын кеше булып үссен өчен аңа коллектив кирәк. Биредә аның теле ачыла, аралаша башлый, мөстәкыйльлеккә өйрәнә.

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев