Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Салымны вакытында түлә

Район салым хезмәте өлкән дәүләт инспекторы Рамил Нәбиуллин безгә хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә 13 меңгә якын апаслыга җир, милек һәм транспорт салымы түләү вакыты җиткәнлеген искәртеп махсус уведомление юлланган. Район автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, бүген районда халык кулында 7 меңләп төрле маркалы техника исәпләнә. Җир милекчеләре саны дә шуннан ким түгел....

Район салым хезмәте өлкән дәүләт инспекторы Рамил Нәбиуллин безгә хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә 13 меңгә якын апаслыга җир, милек һәм транспорт салымы түләү вакыты җиткәнлеген искәртеп махсус уведомление юлланган.

Район автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, бүген районда халык кулында 7 меңләп төрле маркалы техника исәпләнә. Җир милекчеләре саны дә шуннан ким түгел. Милеккә каралган салым түләүчеләр саны исә 12 меңнән артып китә. Бу - районда шуның кадәрле йорт-фатирлар, башка бина-корылмалар һәм аларның законлы хуҗалары бар дигән сүз.

Кануннар буенча милек, автотранспорт һәм җир салымнарын агымдагы елның 5 ноябреннән дә калмый түләргә өлгермәүчеләргә узган һәр көн өчен пени санала.

- Үзвакытында һәм тулы күләмдә җыелган салымнар безнең үзебез өчен үк икәнлеген онытмасагыз иде, - диләр салым инспекциясе хезмәткәрләре. - Район казнасына җыелучы бу акчалар өлкәннәребезгә тиешле вакытта бирелүче тотрыклы пенсия, бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы, авылларыбызда кичләрен янучы урам утлары, тигез юллар, киң төзекләндерү эшләренә юнәлтелә. Димәк, бу көндәлек көнкүрешебезгә, үзгәрешләргә һәр салым түләүче үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев