Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Салымны вакытында түләү кирәк

Салымнарны вакытында түләү бурычы һәркемнең намус эше баларак кабул ителә. Күпчелек райондашлар бу эшкә җитди карый. Ләкин арада: "Берни булмас әле", - дип тынычлап яшәүчеләр дә бар. - Елга бер тапкыр салым түләп, без көндәлек көнкүрешебезгә, үзгәрешләргә өлеш кертәбез. Ә инде түләмәүчеләр пенсия түләү, хезмәт хакы алу, авыллардагы төзелешләр барышына...

Салымнарны вакытында түләү бурычы һәркемнең намус эше баларак кабул ителә. Күпчелек райондашлар бу эшкә җитди карый. Ләкин арада: "Берни булмас әле", - дип тынычлап яшәүчеләр дә бар.
- Елга бер тапкыр салым түләп, без көндәлек көнкүрешебезгә, үзгәрешләргә өлеш кертәбез. Ә инде түләмәүчеләр пенсия түләү, хезмәт хакы алу, авыллардагы төзелешләр барышына аяк чала дигән сүз, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров.
Салымнарны физик затларга 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү бурычы куелган иде. Бүгенге көндә дә аны түләмәүчеләргә бурычларының арта баруын исләренә төшерәсе килә.
- Салымны түләмәүчеләргә һәм түләүне вакытында башкармаучыларга соңга калган бер көнгә салым суммасының күләменнән чыгып пеня исәпләнә. Әгәр бурычлылар исемлегендә 30 көннән дә озаграк торсагыз, исәпләнә торган пеня ике тапкырга артачак. Түләү срогы тәмамланып алты ай үткәннән соң салым органы документларны судка җибәрергә, сезнең милеккә һәм акчагызга арест салынырга мөмкин, - ди район салым хезмәте өлкән инспекторы Рамил Нәбиуллин.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев