Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Шәүкәт Галиев – якташлары күңелендә

Әгәр исән булса, бүген - 20 ноябрьдә, Татарстан Республикасының Халык шагыйре, данлы якташыбыз Шәүкәт Галиевкә 86 яшь тулыр иде. Шул уңайдан, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов башлангычы һәм тырышлыгы белән, аны искә алу һәм Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәүкәт Галиев музеенда иҗаты һәм тормышын чагылдырган экспозициясен ачу...

Әгәр исән булса, бүген - 20 ноябрьдә, Татарстан Республикасының Халык шагыйре, данлы якташыбыз Шәүкәт Галиевкә 86 яшь тулыр иде. Шул уңайдан, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов башлангычы һәм тырышлыгы белән, аны искә алу һәм Олы Бакырчы авылында урнашкан Шәүкәт Галиев музеенда иҗаты һәм тормышын чагылдырган экспозициясен ачу тантанасы үтте. Кичәгә Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, якташыбыз Хәбир Ибраһим, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, Шәүкәт Галиевнең балалары Алсу һәм Җәмил, оныклары, туганнары килгән иде. Апас туган якны өйрәнү музеенда башланып киткән чара, Шәүкәт Галиев музеенда, аннан Олы Бакырчы мәктәбендә дәвам итте һәм бик тәэсирле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев