Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Соцпакетмы әллә акчамы:социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы апаслылар дөрес карар кабул итәргә тиеш

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авыша башлагач акча сайларгамы, соцпакет сайларгамы дигән сорау алдында кала. Вакыт бик тиз үтеп китә, күпләр "сайларга да өлгермичә" кала. 1 октябрьдән соң, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай...

Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авыша башлагач акча сайларгамы, соцпакет сайларгамы дигән сорау алдында кала. Вакыт бик тиз үтеп китә, күпләр "сайларга да өлгермичә" кала. 1 октябрьдән соң, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлыйсың икән, авыруың көчәеп, хәлең авыраеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак.

Район үзәк даруханә мөдире Люция Носова әйтүенә караганда, соңгы вакытта шикәр авыруы, онкология авырулары күбәеп киткән. Аларга кирәкле дарулар да бәяле икән.

- Бу авыруларга кирәкле даруларның бәясе 10 мең сумга кадәр җитә. Күпләр ташламага дару алуның мәшәкатьле булуыннан зарлансалар да, ул бит бушка алу. Айлык пенсияңне чыгарып бирү түгел. Без үзебездә исәптә торучы һәр авыруның ихтыяҗын яхшы беләбез. Дарусыз бер сәгать тора алмаучылар бар бит, беренче чиратта аларга игътибар бирәбез. Соцпакеттан һич кенә дә баш тартырга ярамый, иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми, - ди даруханә мөдире Люция Носова.

Дарулар өчен бүгенге көндә 716 сум 40 тиен акча каралган. Дәвалану һәм юл бәяләре белән бергә 930 сум 12 тиен түләнә.

Район үзәк хастаханәсендә дә социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар белән даими аңлату эшләре алып барыла. Чөнки биредә бу категория авырулар белән табиблар һәр көн очрашып торалар, һәркайсының хәлен аңлап, киңәшләрен бирәләр.

- Без ветераннар оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. "Түгәрәк өстәл"ләр оештырабыз. Сөйләшүләребез нәтиҗәсез түгел, халык хәзер соцпакетның файдасын яхшырак аңлый. Хезмәткәрләребез пенсия бүлегендә кизү торалар, өлкәннәргә тәфсилләп аңлаталар. Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авыру дару алырга карар итә икән, ул 1 октябрьгә кадәр пенсия бүлегенә барып гариза язарга тиеш. Әлегә кадәр дару алган авыруга анда барып йөрергә кирәк түгел, - ди үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Рамил Гатин.

Тиешле нәтиҗәне һәркем үзе ясасын иде. Акча булгач барысын да алып була дип уйлаучылар да ялгышалар. Акча бик тиз "шуып" чыгып китә. Ә дару алырга карар итсәң, күпкә отышлырак.

Фото:http://my-ivanovo.ru/category/ivanovskaja-oblast-novosti-rajonov/puchezh/page/15/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соцпакет