Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Табар Черкененең иң уңган гаиләсендә 5 бала үсә

Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкат Ибәтуллин Людмила белән Виталий Васильевлар гаиләсен бик хөрмәт итә. -Бик тырыш, хезмәттән һәм тормыштан тәм табып яшиләр алар,-ди.-Тормыш шундый әйбер инде ул, ике бала белән яшьли тол калган Виталий гаиләсенә Людмила килен булып төште һәм тагын уртак 3 балалары туды аларның. 5 балага менә...

Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкат Ибәтуллин Людмила белән Виталий Васильевлар гаиләсен бик хөрмәт итә.

-Бик тырыш, хезмәттән һәм тормыштан тәм табып яшиләр алар,-ди.-Тормыш шундый әйбер инде ул, ике бала белән яшьли тол калган Виталий гаиләсенә Людмила килен булып төште һәм тагын уртак 3 балалары туды аларның. 5 балага менә дигән әни һәм хуҗабикә. Апас үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкат туташы буларак та Людмиланы хезмәттәшләре, әти-әниләр хөрмәт итәләр. Виталий шактый еллар колхозда электрик булып эшләде. Хәзер Казанда хезмәт куя. Җирле җитәкчеләр, авылдашлары гозеренә бүген дә бик сизгер һәм һәркемгә теләп ярдәм кулы суза авылдашым.

Васильевларның өе дә авыл күрке-Табар Черкене халкы Дәвеш юлы дип йөртүче тау башы урамында иң матур ике катлы ихата ерактан ук балкып тора.

-Үз кулым, балалар, туганнар белән бергәләп җиткердек без аны,-ди оста куллы хуҗа.

-Авылда руслар, чувашлар, татарлар бер гаилә булып яшибез. Кунакка, төрле бәйрәмнәргә йөрешәбез һәм шулай тиеш дип саныйбыз, -дип өсти хуҗабикә.

Бүген бу гаиләдәге өлкән балалар Артем белән Дмитрий Казанда һәм Әлмәттә үз гаиләләре белән яшиләр. Ә Анатасия Татарстан башкаласы югары уку йортында белем алуын дәвам итә, Егор һәм Василиса әти-әниләренең тигез, җылы кочагында мәктәптә укый, балалар бакчасына ашыга.

-Минем әтием Платон Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Әнием Прасковья да авыр сугыш еллар баласы. Бик иртә гүр ияләре булып куйдылар. "Күп итеп балалар үстерегез", дигән васыятьләренә хыянәт итмәдек. Илгә-көнгә кирәкле, үзебезгә бик тә кадерле балалар безнең бәхетле картлык, туар таңнарга ышаныч ул,-диләр Васильевлар.

Ришат Җамалиев.я

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев