Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Таһир ага Халитов истәлегенә уникенче эстафета үтте

· · Дәүләки кырында махсус салынган чаңгы юлы 6 мартта район мәктәпләре чаңгычыларын кабул итте. Апас спорт данын Татарстан .РСФСР. һәм СССР дәрәҗәсендә таныткан5 бик күп шәкертләр әзерләгән атказанган физкултура укытучысы Таһир Халитов истәле генә үткәрелгән чаңгы эстафетасына районның барлык 22 мәктәбе яш спортчылары да чакырылган иде. · Район мәгариф...

·

· Дәүләки кырында махсус салынган чаңгы юлы 6 мартта район мәктәпләре чаңгычыларын кабул итте. Апас спорт данын Татарстан .РСФСР. һәм СССР дәрәҗәсендә таныткан5 бик күп шәкертләр әзерләгән атказанган физкултура укытучысы Таһир Халитов истәле генә үткәрелгән чаңгы эстафетасына районның барлык 22 мәктәбе яш спортчылары да чакырылган иде.

· Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин сүзләренчә. ниндидер сәбәпләр аркасында командасы бу чаңгы ярышына килми калган мәктәп директорлары белән җитди аңлашу уздырылачак.

· Ике этаплы эстфета 5 километрлы булып. аның бер әйләнешен ир. икенчесен кыз балалар үтте. 9 еллыклар арасында Зур Күккүз. Чүрибураш һәм Черкен. 11 еллыклар арасында Зур Күккүз. аграр көллият. Борнаш һәм Акхуҗа мәктәп командалары финиш сызыгыннан иң беренче булып керделәр. Аларга җиңүче Диплом-Грамоталары һәм медал.ләр тапшырылды. Районның яш. чаңгычылары арасыннан иң көчлеләр 7 мартта Казанда билгеле бер төзелеш конструк.ияләре компаниясе үткәрәчәк Татарстанкүләм чаңгы ярышларына юллама алды. Март урталарында районда чаңгы сезонын ябу ярышлары үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев