Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Тана, сыер һәм кәҗә сатып алучы апаслыларга субсидия

Терлеге булган, терлек алган кешегә хөкүмәт тарафыннан акча бирелә икән дигән сүзләр йөрде. Безнең укучыларыбыз хакта безнең тәфсилләбрәк аңлатуыбызны сорадылар. Күпләрне кызыксындырган бу сорауга җавап алу өчен без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенаң финанс бүлеге җитәкчесе Рифкать Ибәтуллиннга мөрәҗәгать иттек. Ул менә ниләр сөйләде: - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты...

Терлеге булган, терлек алган кешегә хөкүмәт тарафыннан акча бирелә икән дигән сүзләр йөрде. Безнең укучыларыбыз хакта безнең тәфсилләбрәк аңлатуыбызны сорадылар. Күпләрне кызыксындырган бу сорауга җавап алу өчен без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенаң финанс бүлеге җитәкчесе Рифкать Ибәтуллиннга мөрәҗәгать иттек. Ул менә ниләр сөйләде:

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, бер тана алучыга 15 мең субсидия биреләчәк. Безнең районда ул 68 башка каралган. Димәк, бер авыл җирлегенә 3 баш туры килә.

- Ул тананы кайдан алсаң да ярыймы?

- Юк. Бу таналар, фәкать, авыл хуҗалыгы оешмаларыннан яки нәсел хуҗалыкларыннан гына алынырга тиеш. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларыннан алынган очракта субсидия бирелми. Түләү банк аркылы гына башкарылырга тиеш.

- Әгәр тананы һәм аның өчен субсидияне алгач кына терлеккә берәр зыян килсә, ягъни үлеп китсә, нишләргә?

- Бу алган тананы хуҗа биш ел асрарга тиеш. Үлгән очракта (яки вынужденный забой булса), ветеринария хезмәтеннән белешмә алып тапшырырга кирәк.

- Субсидия ел саен биреләчәкме?

- 15 мең бер тапкыр гына бирелә. Бер хуҗалыкта алган тана терлеге биш баштан артмаска һәм 50 процент тана бәясеннән артмаска тиеш.

-Алдагы елларда шәхси хуҗалыктагы сыерларга да субсидия бирелә иде. Быел ул булачакмы соң?

- Әйе, алдагы елларда шәхси хуҗалыктагы сыерларга бер башка 2 мең сум күләмендә субсидия бирелә иде. Ә быел бер сыерга 3 мең сум күләмендә биреләчәк һәм бу исәпкә кәҗәләр дә кертелде. Субсидия бер яшьтән өлкән кәҗәләргә 1 мең сум исәбеннән бирелә. Субсидия алган хуҗалар шушы баш санын 2016 елның 1 гыйнварына кадәр сакларга тиеш. Сакламаган очракта субсидияне кире кайтарырга тиешләр.

- Терлеге булган кешегә терлек торагы, ягъни мини ферма төзелешен башлаган очракта нинди өстенлекләр бирелә?

- Мини ферма төзү буенча шулай ук шәхси хуҗалыкларда 2015 елда төзелеш башланырга тиеш. Мини ферма төзү өчен агымдагы елның 1 январеннан 3 баш терлеге булган очракта, киләчәктә 8 башка планлаштырган булса, быел башлаган төзелеш өчен 200 мең субсидия каралган. Бу субсидияне алыр өчен, кимендә 286 мең сумлык эш башкарылган булу кирәк. Димәк, бу төзелешнең проект-сметасы 286 мең сумлык булырга тиеш. Карар нигезендә, шушы сметаның 70 проценттан артыгы кайтарылмый.

- Субсидия нинди очракта бирелә инде?

- Субсидия бирелә шул очракта, терлек торагы бүгенге көндә төзелгән булырга яки 50 процент төзелгән булырга тиеш. Төзелешнең 2015 елда башлануы шарт. Гаризаны авыл җирлегенә тапшырыр өчен, кимендә 143 меңлек эш башкарылырга тиеш.

- Ә шулай да документлар белән беренче кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

- Тана алган очракта да, төзелеш башлаганда да иң беренче гариза белән һәркем үзе яши торган авыл җирлегенә мөрәҗәгать итсен. Авыл җирлеге хезмәткәрләре урыннарга барып карап, эшне ахырынача җиткерергә тиеш. Ә шәхси хуҗалыклар үзидарәләр таләп иткән документларны аларга тапшыра.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидии