Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Татар Пүчинкәсе авылында гомер кичерүче Әкрамниса әби Солтанова 90 яшьлеген билгеләп үтте

Авылның бик матур җирендә, җылы, чиста өйдә, улы Зөфәр, килене Фәрдисә апалар тәрбиясендә яши Әкрамниса әби. Сугыш чорының ачысын-төчесен татыган, әтиләре һәм ике туганы сугыш кырында ятып калганнар. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә дә балалары аның күзенә генә карап торалар, кадерләп тәрбиялиләр. - Әниебез башта колхозда,...

Авылның бик матур җирендә, җылы, чиста өйдә, улы Зөфәр, килене Фәрдисә апалар тәрбиясендә яши Әкрамниса әби. Сугыш чорының ачысын-төчесен татыган, әтиләре һәм ике туганы сугыш кырында ятып калганнар. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә дә балалары аның күзенә генә карап торалар, кадерләп тәрбиялиләр.

- Әниебез башта колхозда, аннан мәктәптә идән юды. Гектар-гектар чөгендер ала иде, без балалар гел аның янында булдык. Әни шулай тиз эшли, ничек биле авыртмый икән дип аптыраша идек. Ул безне шулай хезмәт яратырга, тырыш булырга өйрәтте. Аңа сәламәтлек, тынычлык, безне шатландырып, үз аягында йөреп яшәвен телибез. Әниебезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез, - диләр балалары. Юбилярны котлап район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме тапшырды. Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Алсу Хәйруллина җирлек һәм мәктәп коллективы исеменнән изге теләкләрен җиткерде, бүләген бирде. Әкрамниса әби котлау һәм бүләкләргә бик шатланды.


- Мине хөрмәт итеп искә алганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Үзегез дә гел рәхәттә, муллыкта яшәгез, - дип изге теләкләрен ирештерде.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев