Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Татар Пүчинкәсе яңа клублы булачак

Салкын кыш айлары булуга да карамастан, районда төзелеш эшләре тукталмый, яңалары да өстәлеп тора. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе төзелеш эшләре барган урыннарда булып, төзүче-эшчеләр белән сөйләшеп, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырыша. Яңа эш атнасы Татар Пүчинкәсе авылында яңа клубка урын билгеләү белән башланып китте. - Әлеге...

Салкын кыш айлары булуга да карамастан, районда төзелеш эшләре тукталмый, яңалары да өстәлеп тора. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе төзелеш эшләре барган урыннарда булып, төзүче-эшчеләр белән сөйләшеп, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырыша.

Яңа эш атнасы Татар Пүчинкәсе авылында яңа клубка урын билгеләү белән башланып китте.

- Әлеге авылда 68 кеше яши. Федераль программа нигезендә авыл уртасына кадәр таш юл салынды. Халык җыеннары вакытында авылдашлар клубка ремонт кирәк дип сораганнар иде. Район башлыгы өр-яңа клуб салабыз дигәч тагын да шатландык. Әлеге эш өчен 3 миллионлык сертификат та алдык. Биредә җыйнак кына клуб һәм шунда ук фельдшер- акушерлык пункты да урнашачак, - дип шатлыгы белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов.

Әле кайчан гына Иске Әнәле авылында күпфункцияле үзәккә нигез ташы салына башлаган иде. Бүгенге көндә бик күп эш башкарылган.

- Күргәнегезчә, унҗиде кешелек бригада белән подвал өлешен эшләп бетереп барабыз. Канализация юлларын ясыйбыз. Иртәнге сәгать сигездән кичке җидегә кадәр, төзелеш материаллары килгән көннәрдә соңгарак калып та эшлибез, - ди прораб Дамир Сәйфетдинов.

Табар Черкене авылында республикакүләм программа буенча мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара.

- Өченче гыйнвар көнне башлап җибәрдек. Бүгенге көндә тышкы яктан тышлап бетереп баралар, эчке яктан гипсокартон белән эшләп бетерелде, тәрәзәләре алыштырылды, башын ябу эшләрен башлап җибәрдек. Җылыту системасы тулысы белән алыштырылды. Биредә егерме кеше эшли. Авылыбыз халкы сайлауга яңартылган, матур клубка тавыш бирергә киләчәк, - дип эш барышы белән таныштырды авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин.

Район башлыгы шулай ук Сабантуй мәйданы, шунда ук күлне чистарту, казу эшләре барышы белән дә танышты.

Каратун станциясендә дә яңалык. Мәдәният йорты янәшәсендә республикакүләм программа буенча авыл җирлеге бинасы төзелә башлады. Төзелеш эшләре прорабы Фирдүс Галиев белдергәнчә, бинаның нигезен казу эшләре бара. 9метрга, 12 метр зурлыгында булачак бинада котельные, санитар

челтәр бүлмәсе һәм хезмәткәрләр өчен бүлмәләр булачак.

Район үзәк хастаханәсендә дә күләмле төзекләндерү эшләре башланып китте. Поликлиниканың беренче катында әзерлек эшләре бара. Баш табиб Алмаз Алиуллин белдергәнчә, әлеге эш республикакүләм Дустанә поликлиника программасы буенча башкарыла. Төзекләндерү, шулай ук җиһазлар һәм медицина җиһазлары алу өчен 11миллион 200 мең сум акча бүлеп бирелгән. Киләчәктә лаборатория, флюорография, ЭКГ бүлмәләренә аерым баскычтан күчеп булачак.

- Болар барысы да халык өчен, киләчәк буын өчен эшләнелә. Рәхмәт Президентыбызга һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, - диде баш табиб.

Гүзәл Хилавиева.

Айрат Аминов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев