Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Татарстан авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: апаслылар тырыш халык, ышанычны аклыйлар

Урып-җыю эшләре белән якыннан танышу максаты белән районга Татарстан республикасының Премьер-министр урынбасары - авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан район кырларын карап әйләнгәннән соң Горбунов берләшмәсенең 160 гектарлы арыш кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән очрашты. - Район бик иртә һәм тулы әзерлек белән...

Урып-җыю эшләре белән якыннан танышу максаты белән районга Татарстан республикасының Премьер-министр урынбасары - авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан район кырларын карап әйләнгәннән соң Горбунов берләшмәсенең 160 гектарлы арыш кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр белән очрашты.

- Район бик иртә һәм тулы әзерлек белән урып-җыю эшенә кереште. Быелгы елга 26 центнер икмәк чыгышы булу да шатлыклы. Өстән караганда да яшел, матур кырлар бар, безнең янда гына да ике метрлы кукурузлар үсә. Механизаторлар тәүлек әйләнәсе эшли. Һава шартлары әйбәт булганда югалтуларсыз җыеп алу бүгенге көндә төп бурыч. Гомумән, апаслылар тырыш халык, уңышлар телим, - диде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урожай2015