Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас районы кырлары белән танышты

20 апрельдә Апаска Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Районыбыз кырларын вертолеттан карап чыкканнан соң, Горбунов берләшмәсенең 670гектарлы көзге бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл-җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Президентны, Премьер-министр урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны...

20 апрельдә Апаска Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Районыбыз кырларын вертолеттан карап чыкканнан соң, Горбунов берләшмәсенең 670гектарлы көзге бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл-җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Президентны, Премьер-министр урынбасары -авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны язгы кыр эшләренең оешкан төстә башлануы, район тормышы, капиталь ремонтлар, республика программасы буенча башкарылган эшләр белән таныштырды.

- Апас районы бүгенге көндә тотрыклы. Соңгы бер ел эчендә генә дә сөтчелек һәм терлекчелек тармагында хәйран гына үзгәрешләр булды. Бүген алар республика буенча рейтингта- алтынчы урында. Язгы кыр эшләре дә уңышлы гына бара, алга таба да эшне шулай дәвам итәргә кирәк, - диде Марат Әхмәтов.

- Гомумән алганда Апас оешкан, тәртипле район. Эшләнмичә калган бер генә эшләрен дә күргәнем юк. Монда бик яхшы команда, шул ук вакытта эшчән халык яши. Хезмәтне ярата торган, тормышны күргән, тәҗрибәле җитәкчедән тора барысы да. Районның мөмкинлекләре дә зуррак. Бүген дә, нинди уңышларга ирешә аласыз, шул мәсьәләләргә тукталабыз. Авыл хуҗалыгыннан тыш эшмәкәрлекне күтәрү, аларга шартлар тудыру, мәктәпләрдә укытуның сыйфатын күтәрү, киләчәк буынның белемле, уңган, булуы турында да уйларга кирәк, - дип ассызыклады республика башлыгы. Дәрәҗәле кунаклар райондагы эш барышыннан канәгать калып, эшләрендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев