Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Түбән Биябашыннан Асия әбигә 90 яшь тулды

Түбән Биябашы авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Апаста яшәүче Асия әби Җамалиева 90 яшьлек юбилеен каршылады. - Безнең чор кешеләренә бик кыен вакытлар туры килде. Шөкер, түздек, адәм баласы чыдый икән. Ходай бүгенге матур тормышларны да күрергә насыйп итте,- ди ул. Асия әби барлык чордашлары кебек үк сугыш елларында окоп...

Түбән Биябашы авылында гомер кичергән, бүгенге көндә Апаста яшәүче Асия әби Җамалиева 90 яшьлек юбилеен каршылады.

- Безнең чор кешеләренә бик кыен вакытлар туры килде. Шөкер, түздек, адәм баласы чыдый икән. Ходай бүгенге матур тормышларны да күрергә насыйп итте,- ди ул.

Асия әби барлык чордашлары кебек үк сугыш елларында окоп та казыган, урман кискән, вагоннарга утын да төягән. Сугыштан соң колхозда төрле хезмәтләр башкара, 12 ел сыер сава. Ире, бердәнбер баласы вафат булгач та сынмый, сыгылмый. Язмышы белән килешеп яши. Бүген ул ялгыз түгел, туганнары Кафия, Рузалия, Әлфирә һәм башка якыннары аны һәрдаим кайгыртып торалар.

Олуг бәйрәме уңаеннан Асия әбигә район хакимияте вәкиле Әлфәт Ялчибаев Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин изге теләкләре һәм бүләге белән сөендерде.

Асия әби бу хөрмәттән бик канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев