Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Тәүгелде авылы асфальт юллы булды

Олы Бакырчы авыл җирлегенә керүче Тәүгелде авылы халкы элек-электән уңганлыклары, дус-тату, тырыш булулары белән аерылып тордылар. Халык җыенымы, Ураза яки Гает бәйрәме буламы, һәр җыелган җирдә авыл эченә керү юлы сорап ялваралар иде. - Авылыбыз бик матур, халкыбыз тырыш, мәчетебез, кибетебез, клубыбыз, яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктыбыз бар, менә шул юлыбыз...

Олы Бакырчы авыл җирлегенә керүче Тәүгелде авылы халкы элек-электән уңганлыклары, дус-тату, тырыш булулары белән аерылып тордылар. Халык җыенымы, Ураза яки Гает бәйрәме буламы, һәр җыелган җирдә авыл эченә керү юлы сорап ялваралар иде.

- Авылыбыз бик матур, халкыбыз тырыш, мәчетебез, кибетебез, клубыбыз, яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктыбыз бар, менә шул юлыбыз гына кайчан булыр икән, - дигән сорау яудыра иде авыл халкы. Әлеге сорау-ялварулар бушка китмәде. Федераль программа нигезендә быел Тәүгелде авылына тип-тигез асфальт юл керде. Биредә Апас районара юл төзелеше идарәсенең асфальт салу бригадасы эшләде.

- Зур юлдан авыл эченә кадәр 1200метр озынлыгында асфальт юл керде. Клуб каршына бию мәйданчыгы да булды. Авыл халкы бик әйбәт каршы алды, шатланып ярдәм иттеләр, - ди прораб Булат Минкин. Капка төбендә утыручы абый-апалар янына да тукталдык. Авыл имамы Шәйхулла хәзрәт Гыйззәтуллин сөенечен яшермәде.

- Бик күп еллардан бирле нужардык. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырсак авыл башына кадәр авыруны чыгарыр өчен ат эзләп аптырадык. Ходайга шөкер мәчеттән тагын илле метр узып, менә шундый асфальт юлыбыз булды. Хөкүмәт, район җитәкчеләренә, төзелеш оешмасына Тәүгелде авылы халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде ул. Ирле-хатынлы Әгъзам абый белән Галия апа Низамовлар да берсен-берсе уздырып шатлыклары белән уртаклаштылар.

- Егерме биш ел шофер булып эшләдем. Яз, көз көннәрендә урамга машина белән керү түгел, урам аша күршегә кереп булмый иде. Шәһәрдән кайтучы балалар авыл башында тукталып, 25-30 машина кала иде. Яңа асфальт юлыбызның рәхәте зур булсын. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, юл төзелеше оешмасы җитәкчесе Сергей Барсуковка, гомумән, кемнең өлеше кергән шуңа рәхмәтебез, игелек булып ирешсен, - диде Әгъзам абый Низамов.

- Төнлә уянып китәм дә, төш түгелме икән бу, авылыбыз юллы булды, Ходайга шөкер дип уйлап куям. Рәхмәттән башканы әйтмибез кызым. Җитәкчеләргә, көне-төне эшләүче егетләргә сәламәтлек, уңышлар телибез, - ди Галия апа. Амин Ходаем Тәүгелденең юллары гел тигез булсын, ил-көннәребез имин булсын!

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев