Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Үтәмеш товарлыклы-сөтчелек фермасында бүген 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә

Үтәмеш товарлыклы-сөтчелек фермасында бүген 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ел саен 200 гә якын бозау туа, көн саен уртача 2 тонна сөт савалар. Ферма мөдире Гөлназ Сәмигуллина әйтүенчә, терлек азыгына кытлык юк, сыйфаты да яхшы. Терлекләр рационына бик туклыклы, завод шартларында әзерләнгән катнаш азык кертелә. Нәтиҗәсе дә бар-терлекләрнең тәүлеклек...

Үтәмеш товарлыклы-сөтчелек фермасында бүген 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ел саен 200 гә якын бозау туа, көн саен уртача 2 тонна сөт савалар.
Ферма мөдире Гөлназ Сәмигуллина әйтүенчә, терлек азыгына кытлык юк, сыйфаты да яхшы. Терлекләр рационына бик туклыклы, завод шартларында әзерләнгән катнаш азык кертелә. Нәтиҗәсе дә бар-терлекләрнең тәүлеклек үсешләре, сөт күләме һәм сортлылыгы барлык таләпләргә туры килә. Бик уңган-булган механизаторлар Сергей Прохоров белән Илшат Әхмәтҗанов терлек азыгы төяү, аны ваклап, баланслап миксерда баетып сыерлар алдына кертеп салу, ТСН нардан чыккан тиресне тиешле җиргә илтеп түгүдә бернинди дә тоткарлык тудырмыйлар. Кардаларда эскерт-эскерт салам-печән тора, кояшка "кызынырга" чыгып баскан терлекләргә хөррият инде менә...
-10 гына кешелек бу ферма коллективы бик уңган безнең,-ди Үтәмеш белән Ындырчы халкын уртак эшкә туплый белүче идарәче Илфар Җәләлов. -Фермада кул эшләрен бик күпкә җиңеләйтүче, төрле механизмнарны сәгатьтәй эшләтүче Марат Зыядиев, Абдулла Шәрәфетдинов, Владимир Диагудце, Динар Галиуллин бер-берсенә булышып, киңәшләшеп эшли. Сыер савучы Надия Гарипова, Елена Савельева, Резидә Сахарова, Гөлфирә Шәяхмәтова кулларында ут уйната.
-Сыерлар торагына капиталь ремонт ясалгач, эш шартларыбыз бик яхшырды,-дип җитәкчеләр сүзен җөплиләр сыер савучылар. -10 еллар элек фермада заманча технологияле сөт үткәргечләр куелган иде, элеккеге елларда беләкләрне талдыручы, төннәрен сызландыручы авыр кул эшен инде онытып та барабыз хәзер...
- Бозаулату бүлегендә эшләүче Венера Вәгыйзова, Айсылу Гыйззәтуллина да мактанычыбыз-яңа туган бозауларны сабый баладай карап-тәрбияләп үстерәләр,-дип тагын үз сүзен өстәүне кирәк таба ферма мөдире.
8 март-Халыкара хатын-кызлар көнен бу тырыш коллектив гадәттәгәчә, үзенең хезмәт урынында каршылаячак, әлбәттә. Гөл-чәчәкле бер бүлмәдә җыйнак кына чәй табыны да булачак. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне шулай бергәләп үткәрү гадәтен быел да бозмаячаклар үтәмешлеләр. Бәйрәм белән сезне, сеңел-апалар!

Ришат Җамалиев,
Камил Юмагулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев