Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина бу көнне ел саен күз яшьләре белән искә ала

    Бүген - Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат иткән көн Бу көн Бөек Ватан сугышы тарихында иң истәлекле вакыйга булып калган. 1944 елны Волхов һәм Ленинград фронтлары көчләре белән һөҗүм оештырыла. Нәтиҗәдә, шәһәр тулысы белән фашист блокадасыннан азат ителә. Бу вакытта шәһәр халкының саны 5 тапкырга кимегән була. Кешеләр ачлыктан хәлсезләнеп...

    Бүген - Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат иткән көн

    Бу көн Бөек Ватан сугышы тарихында иң истәлекле вакыйга булып калган. 1944 елны Волхов һәм Ленинград фронтлары көчләре белән һөҗүм оештырыла. Нәтиҗәдә, шәһәр тулысы белән фашист блокадасыннан азат ителә. Бу вакытта шәһәр халкының саны 5 тапкырга кимегән була. Кешеләр ачлыктан хәлсезләнеп урамда егылап үләләр. Ата-анасыз калган балалар салкын фатирларда көчкә хәрәкәтләнеп көн күрәләр. Бу дәһшәтле көннәрне бүгенге көндә Тутай авылында яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина күз яшьләре белән искә ала. - Сирена тавышы ишетелүгә апалар, абыйларның мине күтәреп бомбадан саклану урыннарына йөгергәннәре исемдә. Әнинең өзгәләнеп елаганы йөрәгемә үтеп калган. "Ник елыйсың, әни?" дип гел сорап йөдәтә идем. Аның безнең өчен кайгырып елаганың соңрак аңладым. Илләр-көннәр имин булсын, сезгә андый кыенлыкларны, югалтуларны күрергә язмасын, - ди Галия апа.

    Реклама

    Әнисе сөйләве буенча, Ленинградтан товар поезды белән өч ай кайта алар. Немец самолетлары күренү белән поезд урман ышыгында туктарга тырышкан, халык тизрәк урманга йөгергән. Шундый тукталышларда бик күпләрнең гомере өзелгән, бу хәсрәт Галия апаларны да читләп узмаган. Алган яралардан кечкенә сеңелесе вафат була. Сугышта әтисе, абыйсы хәбәрсез югалалар.

    Узган ел Ленинград камалышын өзүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек кысаларында сугыш ветераннары һәм кадет мәктәпләрендә укучылар Санкт-Петербург шәһәренә теплоходта Идел буйлап сәяхәттә булып кайттылар. Тарихи урыннар буенча оештырылган бу сәяхәттә блокада ачысын үз җилкәсендә татыган Галия апа Гыйззәтуллина да бар иде.

    - Ничә дистә еллар узгач Ленинградка бару минем өчен зур бәхет иде. Бик хөрмәтләделәр, бик күп тарихи урыннарда булдык. Күпме йөрсәк тә, армадым да, талмадым да, - дип күргәннәрен уртаклаша ул.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: