Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Тын юллары авырулары белән интегүче апаслылар Дәвешкә җыелды

Тын юллары авырулары белән интегүчеләр өчен "Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә 10 көнлек дәвалану курслары башланып китте. Быел апаслылар мондый курсларга район башлыгы тәкъдиме белән җиденче ел җыелды. Барлыгы 105 кеше дәваланырга теләк белдерде. Шунысы да мөһим, үзәктә дәвалану түләүсез башкарыла. Үзәккә килүчеләрне районның төрле почмакларыннан 6 автобус йөртә. Иртәнге сәгать 9дан...

Тын юллары авырулары белән интегүчеләр өчен "Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә 10 көнлек дәвалану курслары башланып китте. Быел апаслылар мондый курсларга район башлыгы тәкъдиме белән җиденче ел җыелды. Барлыгы 105 кеше дәваланырга теләк белдерде. Шунысы да мөһим, үзәктә дәвалану түләүсез башкарыла.
Үзәккә килүчеләрне районның төрле почмакларыннан 6 автобус йөртә. Иртәнге сәгать 9дан төшке 1гә кадәр дәвалау каралган. Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов райондашлар өчен барлык мөмкинлекләрнең дә тудырылуын белдерде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев өлкәннәр белән очрашып, шифалы яллар теләде.
Тын юллары авырулары белән исәптә торучы олысы-кечесе үзәктә табиб билгеләве буенча тиешле дәва ала. Тоз шахтасы, массаж, парафин, ингаляция алу мөмкинлеге дә бар. Дәваланучылар өчен тәмле ашлар да әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев