Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Уңган бездә бар да – әбиләр дә, апалар да, кызлар да

Апаста яшәүче Флера Вафина таң белән торып камырын куя да, кеше йокыдан торганчы аның инде бәлеш, өчпочмак, пироглары әзер була. Аның кулларына күз иярми. Барысын да тәмен белеп, күз ачып йомганчы эшли ул. - Әниебез бик тәмле куллы иде. Аңардан карап торып өйрәндем. Инде хәзер камыр ризыклары пешерү көндәлек шөгылемә...

Апаста яшәүче Флера Вафина таң белән торып камырын куя да, кеше йокыдан торганчы аның инде бәлеш, өчпочмак, пироглары әзер була. Аның кулларына күз иярми. Барысын да тәмен белеп, күз ачып йомганчы эшли ул.

- Әниебез бик тәмле куллы иде. Аңардан карап торып өйрәндем. Инде хәзер камыр ризыклары пешерү көндәлек шөгылемә әйләнде. Тәмле дип мактап куялар да, күңелләр тагын үсеп китә, - ди Флера апа.

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Флера апа барлык гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итә һәм аш-су серләре белән уртаклаша.

Бәйрәм табынына остабикәдән кыстыбый рецепты:

250 грамм каймак, 1 йомырка, 1 чеметем сода һәм тоз, 1 бал кашыгы песок, он. Йомшак кына камыр басасың һәм эченә сыек кына бәрәңге боткасы ягып, сыер мае белән майлыйсың. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев