Урта Балтайда яшәүче Фәйзә әби 90 яшьлеген каршылады
Урта Балтай авылында гомер итүче Фәйзә Абдрахманова юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Фәйзә апа шушындый хөрмәткә бик шатланды. - Сезгә сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, йөргән юлларыгызның хәвефсез булуын телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, - диде ул....
Урта Балтай авылында гомер итүче Фәйзә Абдрахманова юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Фәйзә апа шушындый хөрмәткә бик шатланды.
- Сезгә сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, йөргән юлларыгызның хәвефсез булуын телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, - диде ул. Авыл җирлеге башлыгы Рифкат Хәбибуллин да юбилярга изге теләкләрен җиткерде, бүләген бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев