Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Узган ялда үткән референдумда Апас районы халкы елдагыча активлык күрсәтте

15 мартта районның һәрбер авыл җирлегендә, шул исәптән шәһәр тибындагы Апас поселогында үзара салым кертү буенча җирле референдум үтте. Участоклар иртәдән үк эшен башлап җибәрде. Коймагы, чәе кайнап торды, җыр-моң агылды, сәүдә нокталары эшләде. Халык та, узган елдагыча, әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтте, вакытында сайлау участогына килеп, үз сүзен...

15 мартта районның һәрбер авыл җирлегендә, шул исәптән шәһәр тибындагы Апас поселогында үзара салым кертү буенча җирле референдум үтте.

Участоклар иртәдән үк эшен башлап җибәрде. Коймагы, чәе кайнап торды, җыр-моң агылды, сәүдә нокталары эшләде. Халык та, узган елдагыча, әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтте, вакытында сайлау участогына килеп, үз сүзен әйтте.

- Апасыбызны матурлыйсы, күркәм итәсе килә. Хөкүмәтебез булышам дип торганда ни өчен әле "әйе" дип тавыш бирмәскә. Бүгенге көнебез матур, имин, киләчәгебез дә шулай дәвам итсен. Быел үзара салым акчасына чүп контейнерларын яңартабыз, тирәләрен матурлыйбыз, паркларны төзекләндерәбез, дип торалар. Изге башлангычка бик теләп кушылабыз. 300 сум акча сәдака кебек кенә ул, - диделәр Апастан Эльбрус һәм Роза Газимовлар.

Олы Бакырчы авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнетдин абый Низамов элеккеге кеше башыннан салым җыйган чорларны да, үзара салым акчасына башкарылган эшләрне дә яхшы хәтерли. Референдум көнне дә ул үзе теләп участокка килде. Бюллетеньдәге һәр сүз белән танышып үз тавышын бирде.

- Кеше башыннан җыелган 300 сум акчаны, хөкүмәт дүрткә тапкырлап кире кайтарачак. Бу җирлектә шактый эшләр башкарырга ярдәм итәчәк. Булганны файдалы максатларда кулланып, нәтиҗәсен дә күрергә язсын, - дип изге теләген дә ирештерде ветеран.

Апас үзәк китапханәсендә урнашкан участокка 946 кеше беркетелгән иде. Аның күбесе төшкә кадәр үк килеп, үзенең тавышын бирүне кирәк дип тапты. Регина Таһирова белән Наил Гобәйдуллин быел беренче генә тапкыр тавыш бирде.

- Бик теләп килдек. Бу төбәктә безгә яшисе. Безне алда ямьле киләчәк көтсен, - диделәр яшьләр.

Апас мәктәбендә урнашкан участокта да халык бердәмлек күрсәтте.

- Безнең участок иң зурлардан санала. Ләкин сынатмадылар. Бюллетень санар вакытны тыныч күңел белән көттек. Нәтиҗәләребез канәгатьләнерлек, - диде сайлау участогы комиссясе рәисе Гөлнур Насыйбуллина.

Барлык авыл җирлекләрендә дә балачактан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән, коляскада утыручы инвалидлардан, сугышта катнашучылардан, көндезге бүлектә укучы студентлардан тыш, 18 яше тулган райондашлар җан башыннан 300 сум үзара салым түләргә ризалыгын белдерде.

Авыл җирлекләрендәге референдум нәтиҗәләре белән 3 биттә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев