Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Җәяүле апаслылар игътибарына: караңгыда, махсус яктылыкны кире кайтару элементсыз юлга чыкмаска киңәш ителө

Көннең кыска, караңгы вакытына кердек, дуслар! Иртә караңгылана, юлларда юеш, пычрак. Бу үз чиратында юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да барлык апаслыларны юлларны аркылы чыкканда яисә юл кырыеннан барганда аеруча сак булырга чакырабыз. Шулай ук торак пунктлардан читтә юл кырыеннан баручы җәяүлеләрнең барысы да яктылыкны кире кайтару элементы булган...

Көннең кыска, караңгы вакытына кердек, дуслар! Иртә караңгылана, юлларда юеш, пычрак. Бу үз чиратында юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да барлык апаслыларны юлларны аркылы чыкканда яисә юл кырыеннан барганда аеруча сак булырга чакырабыз. Шулай ук торак пунктлардан читтә юл кырыеннан баручы җәяүлеләрнең барысы да яктылыкны кире кайтару элементы булган кием кияргә яисә инде махсус шундый предметтан файдаланырга тиеш. Чөнки машина йөртүче яктырткыч элементы булмаган җәяүлене 50 метр ераклыктан гына күрә алса, тиешенчә "җиһазланган" җәяүлене 200 метр арадан ук чамалый. Шул рәвешле, әлеге махсус элементлар җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган аварияләрне 65 процентка киметергә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев