Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Яшәү рәвеше үзебездән тора

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Беренче көн тәртибе буенча Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча район Советы аппаратының юридик бүлеге начальнигы Эльмира Шакирова чыгыш ясады. Әлеге үзгәрешләр һәм өстәмәләр "Звезда" газетасының чәршәмбе санында басылып...

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды.

Беренче көн тәртибе буенча Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча район Советы аппаратының юридик бүлеге начальнигы Эльмира Шакирова чыгыш ясады. Әлеге үзгәрешләр һәм өстәмәләр "Звезда" газетасының чәршәмбе санында басылып чыгачак.

Икенче көн тәртибе Апас муниципаль районының 2016-2021нче елларга һәм 2030нчы елгача план чорына социаль-икътисади үсеше стратегиясе расланды.

Муниципаль милекне эшмәкәрләргә льготалы рәвештә арендага бирү тәртибе билгеләнде.

Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин чыкты.

- Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре бара. Уңыш бик әйбәт чыга. Һәр хуҗалык ике сменада эшли. Һава шартлары яхшы торганда игеннәрне вакытында җыеп амбарлага салырга кирәк, диде район башлыгы. 20нче августка урып -җыю эшләрен төгәлләү бурычын куйды. Район эчке эшләр бүлегенә юл хәлакәте, урлашу, ялган аракы сату очраклары буенча эшне көчәйтү бурычын йөкләде.

- Һәр өлкәдә тәртип булырга тиеш. Тыныч һәм мул яшәвебез үзебездән тора, - дип ассызыклады район башлыгы.

Утырышта Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллинага Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырылды. Ләйсән Хәйруллина үз һөнәре буенча мәктәпкә укытучы булып китә. Аның урынына Чүрибураш бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән Илгиз Мифтахов билгеләнде. Уңышлар телибез! Шулай ук Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә үзган Сабан туе өчен бүләк ителгән Рәхмәт хатын музей җитәкчесе Рәмис Ногмановка тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев