Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Язылган өчен айпад!“ бәйгесе җиңүчеләре бүләкләр алды

"Татмедиа" тарафыннан оештырылган "Язылган өчен айпад!" бәйгесе тәмамланды. Бу юлы 15 комплект Кукмара савыт-сабасы, өч цифрлы фотоаппарат һәм иң зур бүләк айпад уйнатылды. Бүләкләр үз ияләрен тапты. Җиңүчеләр арасында 4 райондашыбыз да бар. Төп бүләк - айпад та Апаска кайтты. "Татмедиа" җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларына бүләкләр өләшә....

"Татмедиа" тарафыннан оештырылган "Язылган өчен айпад!" бәйгесе тәмамланды. Бу юлы 15 комплект Кукмара савыт-сабасы, өч цифрлы фотоаппарат һәм иң зур бүләк айпад уйнатылды. Бүләкләр үз ияләрен тапты. Җиңүчеләр арасында 4 райондашыбыз да бар. Төп бүләк - айпад та Апаска кайтты.

"Татмедиа" җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларына бүләкләр өләшә. Әлеге бәйгедә катнашу өчен почта, интернет түләве аша "Татмедиа" тарафыннан нәшер ителүче өчтән ким булмаган мәгълүмат чарасына язылып, түләү кәгазьләрен "конкурска" тамгасы белән HYPERLINK "mailto:podpiska@tatmedia.ru" podpiska@tatmedia. адресына яки почта аша хат белән юлларга кирәк иде. Шулай ук район газетасы "Йолдыз"га язылу да төп шартларның берсе булып торды.

Бу юлы 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән бәйгенең җиңүчеләрен барабан әйләндереп ачыкладылар. 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр юлланган квитанция күчерелмәләре берсе дә читтә калмады.

12 февраль көнне иртәнге сәгать тугызда "Татмедиа" бинасында, газета-журналларның баш мөхәррирләре күз алдында бүләкләр уйнатылды. Аның барышы видеога төшерелде, әлеге язма tatmedia.ru сайтына урнаштырылды.

Бәйгедә катнашучыларның номерлары язылган кәгазьләр барабанда әйләндерелеп, бүләк ияләре билгеләнде. Райондашыбыз, Карамасар авылыннан Наҗия Шиһапова iPad интернет-планшетына лаек булды. Шулай ук Югары Ындырчыдан Әнүзә Кормашева, Дәвештән Гөлнара Хөсәенова "Кукмара" савытларын - табалар отты. Апастан Гүзәл Дәүләтшина иң зур суммага язылып, кызыксындыру бүләген алды.

Газета укучыларыбыз шатлыгы безнең өчен дә зур сөенеч. Әлеге бүләкләрне без район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган "Кызлар солянкасы" концерты барышында тапшырдык. Бүләк алудан тыш җиңүчеләребез бәйрәм концерты карап рухи азык туплады, ял итте. Бары тик хатын-кызлар чыгышларыннан гына торган, ир-егетләребезне зурлауга, данлауга, хөрмәтләүгә корылган күңел ачу чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде.

Газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева бәйгеләрнең тагын да дәвамлы булачагын, катнашкан кешенең беркайчан да оттырмаячагын билгеләп үтте һәм тантаналы рәвештә бүләкләрен бирде.

Әлегә кадәр "Язылган өчен - айпад" бәйгесендә Апастан Раилә Гайнетдинова, Кызыл Таудан Миңзифа Ибраһимова, Кабыккүпердән Эльмира Гыйбасева, Урта Балтайдан Раилә Шәвәлиева җиңү яулап, бүләкләргә лаек булганнар иде.

"Татмедиа" тарафыннан 99 газета һәм 16 журнал нәшер ителә. Хәзерге вакытта 2016 елның икенче яртыеллыгына узган елгы бәяләрдән язылу бара. "Йолдыз"га һәм "Татмедиа" тарафыннан нәшер ителүче басмаларга ("Сөембикә", "Идел", "Безнең мирас", "Казан утлар", "Мәктәп һәм гаилә") язылырга ашыгыгыз. Ә бүләкләр кабат уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев