Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Җыр яшәртә, көч бирә Сәхнә-кабат очраштыра

Татарстанда бик матур, хезмәт ветераннарының «Балкыш» сәхнә фестивале 2012 елда игълан ителде. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылауга багышланган. Апасның район үзәге, авыллардагы сәхнә, җыр-моңга битараф булмаган 300 гә якын ветераннарыбыз анда ел да актив катнаша. Урыннарда оешканлык һәм зур теләктәшлек шартларында уза алар. Үткән елларда 55-85 яшьлек 50...

Татарстанда бик матур, хезмәт ветераннарының «Балкыш» сәхнә фестивале 2012 елда игълан ителде. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылауга багышланган. Апасның район үзәге, авыллардагы сәхнә, җыр-моңга битараф булмаган 300 гә якын ветераннарыбыз анда ел да актив катнаша. Урыннарда оешканлык һәм зур теләктәшлек шартларында уза алар. Үткән елларда 55-85 яшьлек 50 дән артык апаслы сайлап алу зона турларында җиңеп, финалга чыкты һәм Казан сәхнәләрен дә гөрләтте. Быелгы, өченче фестивальгә районда 15 апрельдә старт бирелде һәм бу көнне Зур Күккүз авылы Мәдәният йортында бу як төбәктәге Әлмәндәр, Кече Болгаер, Ишеево, Йомралы, Идрәз, Зур Күккүз авыл җирлекләрендә сәхнәне үз күреп яшәүче, җыр-моңга гашыйк 50 гә якын хезмәт ветераны үзара көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев