Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Йолдыз” 50нче эстафетасын уздырды

Апаста районның "Йолдыз" газетасы кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча 50нче юбилей эстафетасы узды. Быел ул үзенчәлеклерәк, элеккеге традицияләрне яңартып үтте. Укучылар Апас урамнары буенча йөгерделәр, ә аларга һәр этап саен җанатарлар көч биреп торды. Биредә төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән - 16, урта мәктәпләрдән 9 команда катнашты. Җиңүчеләр булып быел...

Апаста районның "Йолдыз" газетасы кубогына һәм призларына җиңел атлетика буенча 50нче юбилей эстафетасы узды. Быел ул үзенчәлеклерәк, элеккеге традицияләрне яңартып үтте. Укучылар Апас урамнары буенча йөгерделәр, ә аларга һәр этап саен җанатарлар көч биреп торды. Биредә төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән - 16, урта мәктәпләрдән 9 команда катнашты. Җиңүчеләр булып быел да командалар арасында иң җитезләр булып күккүзлеләр калды. Ике кубокны да алар алып китте. Төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән II урында - Табар Черкене, III урында - Апас мәктәбе, урта мәктәпләрдән II урында - Каратун, III урында - Чирмешән мәктәбе командалары. Бу чарада шулай ук спорт ветераннары Рәшит Шәйхиев һәм Әгъзам Хәмидуллин да катнашты.

Спорт бәйрәмен оештыруда булышкан Апас урта мәктәбе, район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге, район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм бүлеге", аграр көллият, район мәдәният йорты коллективларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев