Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Йолдыз”га күршең язылган, син язылдыңмы әле?!

Хат ташучыларның эшен нәтиҗәле итү, газета-журналларга язылу кампаниясен уңышлы үткәрү максатыннан "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесе игълан итте. Бәйге 31декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Иң яхшы авыл хат ташучысы" исеменә лаек булучыларга саллы гына бүләкләр дә биреләчәк. "Йолдыз"га иң күп яздыручы хат ташучыларны...

Хат ташучыларның эшен нәтиҗәле итү, газета-журналларга язылу кампаниясен уңышлы үткәрү максатыннан "Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте республикакүләм "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесе игълан итте. Бәйге 31декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Иң яхшы авыл хат ташучысы" исеменә лаек булучыларга саллы гына бүләкләр дә биреләчәк. "Йолдыз"га иң күп яздыручы хат ташучыларны газета битләрендә биреп барачакбыз. Октябрьнең беренче яртысында ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелде. Халык бераз гына булса да түбән бәядән язылып калырга ашыкса, хат ташучылар бик теләп эшләделәр.

- Ташлама бәясеннән язылып калыйк әле диючеләр күп булды. Үз участогымнан 60ны җыйдым, - ди Апастан Гөлсинә Вафина. Шулай ук Дәүләки авылы бүлекчәсе дә бүгенге көнгә иң күп "Йолдыз" яздыручылар. Бүлекчә мөдире Зөһрә Бикбува белән хат ташучы Солтания апа Шаһиева иртәдән үк эш урыннарында каршы алдылар. Дәүләки, Каратун, Колчык авылларына хезмәт күрсәтә алар. Газет-журналлар белән беррәттән товар да саталар, пенсия, субсидия тараталар, газга, утка һәм башка түләүләрне дә башкаралар. - Өлкән кешеләрнең күрсәткечләрен үзебез карап язабыз, исәплибез, түләп кайтарып та бирәбез, - ди ун ел хат ташучы булып эшләүче Солтания апа. Өлкәннәр "Йолдыз" газетасын яратып алдыралар, район хәбәрләре белән шуннан танышабыз диләр. Ә менә яшьләр күбрәк интернетка таяна. Без барысын да алдан укып барабыз диләр. Газетта басылып чыккач кына куегыз әле яңалыкларны, - ди Зөһрә ханым. Хат ташучы исемен йөртсәләр дә хатлар аз килә икән хәзер. Кредит, штраф хатлары гына күренә. Интернет заказ буенча посылкалар да булгалый икән. Ничек кенә булмасын алар үз эшләрен яратып башкаралар, бу яртыеллыкта да газеталар саны кимемәс дигән теләктә калабыз. Хат ташучыларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев