Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Заманадан калышмаска исәп, өйрәнергә кайчан да соң түгел,– диләр Апас өлкәннәре

"Сәләт" балалар иҗат үзәгендә "Өченче буын университеты" дип исемләнгән республикакүләм программа кысаларында өлкәннәр өчен 72 сәгатьлек компьютер буенча курслар башланып китте. Рәсәй пенсионерлар Союзының җирле бүлеге һәм район пенсия фонды бүлекчәсе белән берлектә оештырылган укуларда өлкәннәр "Сәләт" балалар иҗат үзәге хезмәткәре Ләйсән Төхвәтуллина тырышлыгы белән бик күп нәрсәләргә өйрәнәләр. -...

"Сәләт" балалар иҗат үзәгендә "Өченче буын университеты" дип исемләнгән республикакүләм программа кысаларында өлкәннәр өчен 72 сәгатьлек компьютер буенча курслар башланып китте.

Рәсәй пенсионерлар Союзының җирле бүлеге һәм район пенсия фонды бүлекчәсе белән берлектә оештырылган укуларда өлкәннәр "Сәләт" балалар иҗат үзәге хезмәткәре Ләйсән Төхвәтуллина тырышлыгы белән бик күп нәрсәләргә өйрәнәләр.

- Өлкән яшьтә булсак та, бар нәрсә белән хәбәрдан буласыбыз килә. Шуңа да интернет челтәре аша яңалыклар белән танышабыз, законнарны өйрәнәбез, хәтта һава торышына да күз салабыз, - диләр алар компьютерларыннан аерыласылары килмичә генә.

Компьютер серләренә 15 райондашыбыз төшенә. Араларында ерак авыллардан килеп йөрүчеләр дә бар.

- Тормыштан артта калмас һәм көндәлек тормышта куллану өчен компьютер кирәк. Шуннан ук электрон китаплар укып була. Әлегә кадәр эшемдә азрак куллансам да, хәзер барлык нечкәлекләрен өйрәнәсем килә, - ди Янгелдедән Рөстәм Хәмидов.

Лаеклы ялга чыккач, кешенең аралашуы кими. Аның ниндидер шөгыль табасы, яңа һөнәрләр өйрәнәсе килә. Апастан Рафаэль Насыйбуллин һәм Рим Халитов та буш вакытларын компьютерны яхшылап өйрәнүгә багышларга уйлаган.

- Дуслар белән язышабыз, аралашабыз. Интернет аша гына түләүләр түләргә, компьютерда текстлар җыярга, рәсемнәр ясарга өйрәнәбез. Атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бик теләп киләбез, дәрес калдырган юк, - диләр алар.

"Компьютер нигезләре" дәресләре быел бишенче тапкыр уза. Алдагы елларда белем алучылар алдан бөтенләй ят тоелган электрон юл белән рәхәтләнеп бер-берсе, туганнары, балалары белән аралаша, компьютер төймәләренә бик оста баса.

- Өлкәннәр белән эшләве рәхәт. Алар бик кызыксынып киләләр, зур теләк белән өйрәнәләр, аңламаганнарын кат-кат сорыйлар. Араларында компьютерны бөтенләй белмәүчеләр дә бар иде. Шулай да инде тырышлыкның нәтиҗәсе күернә, - ди остазлары Ләйсән Төхвәтуллина.

Апастан Ясинур Сафиуллина белән Рушания Сәмигуллина әлеге дәресләр башлану хакында мөчеттә дин сабаклары үзләштергәндә ишеткәннәр. Өйрәнергә кайчан да соң түгел, дигән уй белән "Сәләт" балалар үзәгенә килгәннәр.

- Олы кеше бик тиз кабул итә алмый. Тырышабыз, тырмашабыз. Ләйсән сабыр гына аңлата. Хатын-кыз өчен иң кызыклысы - интернетта аш-су пешерү серләре турында күп языла, - диләр апалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев