Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Важное в Апастово

Яшь егет һәм кызларга беренче паспортлар тапшырдылар

Бүген Апас ЗАГС бинасында 14 яше тулган бер төркем яшүсмерләргә тантаналы шартларда тәүге паспортлары тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, элек район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булып эшләгән, бүгеннән район паспорт-виза хезмәтен җитәкләүче Гөлназ Хәбибуллина, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Ләйлә Сираҗева аларга шулай ук истәлекле бүләкләр дә бирделәр, балаларның туганнары ул-кызларына матур теләкләрен җиткерделәр.

-Бу тантананы оештыручыларга рәхмәт,-диде үз чиратында Урта Балтайдан игезәк кызлар-Илнара белән Динараның әнисе, укытучы Фәния Хәбибуллина.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев