Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Апас Боз сараенда “Алтын алка” - яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышының республика этабы финал уеннары тантаналы төстә старт алды

Хоккей ярышлары быел “Ватан сакчылары елы”на багышлана.

(21 март, “Апастово-информ”).


  А. В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” Клубы призына яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышлары ел саен уза. Әмма безнең районда мондый дәрәҗәдәге уеннар беренче тапкыр оештырыла.
  Апас бозында Актаныш, Казан, Менделеевск, Кукмара һәм әлбәттә инде, Апас районының 2008-2009 елгы хоккей командалары көч сынаша.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Командаларны сәламләп, гадел, матур уеннар теләде һәм әлеге спорт бәйрәмен Апас җирлегендә үткәрергә мөмкинлек биргәне өчен “Алтын алка” клубының төбәкара вәкиле, баш хөкемдар Михаил Бойцовка Рәхмәт хатын тапшырды. Тантанада шулай ук Апас яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, Апас “Алтын алка” спорт мәктәбе директоры Ирек Яраханов та катнашты.
  Баш хөкемдар Михаил Бойцов та егетләргә уңышлар теләп чыгыш ясады.
Барлык матур теләкләрдән соң, хоккейчылар кунакчыллык символы булган милли татар ризыгы- чәк-чәктән авыз иттеләр.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин хоккейчылар алдына тәүге шайбаны салды.
Уеннар өч көн дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев