Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз! рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Бердәмлектә көч”
Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев һәм ветеран десантчылар оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов җитәкчелегендәге делегация махсус хәрби операция зонасында булып, егетләр белән очрашып, күчтәнәчләрен тапшырып кайттылар.
-
Апастан киткән гуманитар ярдәм егетләргә тапшырылды
Районнан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм китүе турында хәбәр иткән идек. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге район делегациясе бүген махсус операция зонасында.
-
Апастан чираттагы гуманитар ярдәм китте
Районнан чираттагы гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация ерак юлга кузгалды.
-
Шыгай авылында батыр Ил улы яшәгән йортка элмә такта эленде
Чик сакчылары көнендә Шыгай авылында яшәгән Илгиз Камалиев яшәгән йортка хезмәттәшләре элмә такта беркеттеләр.
-
Урта Балтайда олы йөрәкле апалар чираттагы маскировка челтәрен үреп бетергәннәр
Алар мәдәният йортына җыелып, маскировка челтәрләре үрәләр. Май аенда гына шундый дүрт челтәр эшләгәннәр.
-
Югары Акхуҗа авылында батыр егетләр исеме мәңгеләштерелде
Районда махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең исемнәрен мәңгеләштереп, алар яшәгән йортка хәтер такталары кую эше бара.
-
Каратун җирлегенең батыр улларына хәтер такталары куелды
Морзалар авылыннан Ирек Шакирҗанов, Заготзерно бистәсеннән Дамир Хәсәнов һәм Айдар Вахитовның исемнәре мәңгеләштерелде.
-
Апаста Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде
Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көнен быел да оешканлык белән, зурлап уздырдык.
-
Ләйсән Гыймаева солдатка багышланган җырын яңарткан: «Исән йөреп, өйгә имин кайт»
Ләйсән Гыймаева Сания Әхмәтҗанова сүзләренә Оскар Усманов язган «Солдатка» җырына яңа сулыш биргән. Ул аны хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашып Туган илләрен саклаучыларга багышлаган.
-
«Бер дә кайгырма, мин сине, сөеклем, ташламыйм. Тик сугыш бетәр төсле түгел...»
Быел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. Бик зур бәйрәм. 9 Май безнең гаиләдә иң зур бәйрәм булды – гомер буена. Бу көнне Лаеш районы Татар Янтыгы авылында төп йортта балалар, оныклар – барыбыз да әби белән бабай янына җыела идек.
-
Шәкүр һәм Татьяна Ефремова Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан патриотик җыр чыгарды
Татарстан башкаручылары – рэпер Шәкүр һәм җырчы Татьяна Ефремова Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Яна тимер» исемле уртак җыр чыгарды. Композиция каһарманлык, хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы турында музыкаль уйлану булып тора.
-
Әҗемдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде
Әҗем авылы халкы да батырлар һәйкәле янына хәтер чарасына җыелды.
-
Чирмешәндә батырлар һәйкәле ачылды
Чирмешән мәдәният йорты алдында Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә, Ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән һәм җиңү алып кайткан авылдашлар, Әфган, Чечня сугышларында катнашкан, махсус хәрби операциядәге батыр авылдашларыбыз хөрмәтенә ясалган өр-яңа һәйкәлне ачу тантанасы булды.
-
Үтәмеш авылы батырына хәтер тактасы куелды
Үтәмеш авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Галиуллинга хәтер тактасы куелды.
-
Апас батырларының исемнәре мәңгеләштерелде
Шәһәр тибындагы Апас поселогының батыр егетләренә хәтер такталары куелды.